Азан эйткэннэн сон укыла торган дога

Войдите в ОК

Азан белән камәт динебезнең бик мөһим сөннәтләредер. Боларны үтәү намазын җәмәгаттән башка, өендә генә укучы кешегә дә тиешле. Азанны кычкырып әйтү яхшы. Кыйбла тарафына карап әйтелә. «Хәййә галәс-саләәәһ» дигәндә уң якка «Хәййә галәл-фәләәәх» дигәндә сул якка карыйлар. Хатын кызларга азан әйтү кирәк түгел. Түбәндәге мәкаләдә азан әйтү тәртибе, азан догасы һәм башка мәгълүмәт таба аласыз.

Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ
Хәййә галәс-саләәәһ
Хәййә галәс-саләәәһ
Хәййә галәл-фәләәәх
Хәййә галәл-фәләәәх
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Ләә иләәһә илләллаааһ

(Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (4 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (2 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең илчеседер (2 мәртәбә). Намазга ашыгыгыз (2 мәртәбә). Котылуга ашыгыгыз(2 мәртәбә). Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (2 мәртәбә). Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (1 мәртәбә)).

Иртәнге азанда «Хәййә галәл-фәләәх»тән соң ике тапкыр:
اَلصَّلاَةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ

«Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм» дип кабатлана (мәгнәсе: Намаз йокыдан хәерлерәк).

Kамәттә исә, «Хәййә галәл-фәләәх»тән соң ике мәртәбә:
قَدْ قَامَتِ الصَّلاَةُ

«Каде каамәтис-саләәһ» (Намаз башланды),— дип әйтәләр.
Биредә имамнарга түбәндәгеләрне исләренә төшерергә кирәк. Бу җөмләнең дә мәгънәсе «Намаз башланды» дип әйтелсә дә, асылында исә «Намаз башланырга тора» дигәнне аңлата. Шуның өчен имам, «Каде каамәтис-саләәһ» җөмләсен ишеткәч, шунда ук намазга башламаска, ә бәлки җәмәгать белән бергә «ифтитах тәкбире»н (намаз башлангандагы тәкбир) әйтүне тәэмин итәргә тиеш.

Азан беткәч, мөәзин һәм азанны ишеткәннәр түбәндәге доганы укысалар, зур савап казанырлар.
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلاَةِ الْقَّائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ
وَالدَّرَجَةَ الْعالية الرافعة وَابْعَثْهُ مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِي وَعَدْتَهُ إِنَّكَ لاَ تُخْلِفُ الْمِيعَادُ

«Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад.»

(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)

Бохари риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: «Азанны тыңлаган кеше, бу доганы укыса, аңа кыямәт көнне шәфәгать кылу миңа вәҗеп булачак.»

Азанны ишеткән кешегә
Бохари һәм Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) азанны ишеткән кешегә азан сүзләрен мөәзин белән бергә кабатларга,

«Хәййә галәс-саләәһ» һәм «Хәййә галәл-фәләәх» дигәч:
لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ

«Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ.»
(Көч вә куәт бары тик Аллаһыныкы), дип әйтергә тәкъдим иткән.

«Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әннә мүхәммәдән габдүһүү вә рәсүүлүһ. Радыитү билләәһи раббән вә би мүхәммәдин расүүлән вә бил-исләәми диинән.»

(Таныклык кыламын ки, Аллаһыдан башка илаһ юк. Мөхәммәд Аның колы вә Рәсүле. Ул — бер, дусты һәм охшашы юк. Мин Раббы буларак — Аллаһыдан, Пәйгамбәр буларак — Мөхәммәдтән һәм дин буларак — Исламнан разый булдым), дигән кешенең дә гөнаһлары гафу ителер.
Мөәзин белән бергә кабатламаган һәм бу доганы да белмәгән кеше «Мин дә, мин дә», дисә, ягъни таныклык кылам, раслыйм дисә, шулай ук дога кылган булып саналыр.

Мәчеткә кергәндә һәм чыкканда укыла торган дога

Мәчеткә кергәндә:
اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ

«Әллааһүммәфтәх лии әбүәәбә рахмәтик».
(Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач!).

Мәчеттән чыкканда:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ

«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин фәдълик».

(Аллаһым! Синең фазлыңнан сорыйм), — дияргә кирәк.
#музыка

Источник

Ничек азан әйтергә һәм камәт төшерергә (азан белән камәт тэртибе)

Ир-атлар өчен биш вакыт фарыз намазларының һәм җомга намазының вакыты кергәч, азан эйту һәм фарызларын укыр алдыннан камэт сузләре әйтеп камәт төшерү – сөннәт (хатын-кызлар азан белән камәтне әйтмиләр).

Азан манарадан әйтелә һәм мәхәллә халкын мәчеткә намазга чакыру булып санала.

Камәт мәчет эчендә әйтелә һәм мәчеткә җыелган кешеләргә фарыз намаз башланачагын искәртә, сафка тезелергә бер “команда” кебек.

Бер мәхәллә мәчетендә укылган азан бөтен мәхәллә өчен җитә. Мәчеттә намаз укылганнан соң, шул мәчет мәхәлләсенә кергән өйләрдә намаз уку өчен яңадан азан әйтү кирәкми, камәт кенә әйтелә.

Азан эйту тэртибе. Азан ничек эйтергэ?

Азан сүзләрен тыңлау (аудиоплеерга басыгыз һәм астан сүзләрне укып кабатлап барыгыз):

Азан сузлэре (азан текст на татарском):

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Иртәнге намазга азан әйткәндә “әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм” (мәгънәсе: намаз йокыдан хәерлерәк) сүзләре өстәлә, башка намазларда азан барысына да бертөрле әйтелә.

Иртәнге намазага азан эйту:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм
Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Камэт эйту тәртибе

Камәт азаннан кызурак укыла, сузылмыйча тиз әйтелергә тиеш. Шул ук азан сүзләренә “Кадө каамәтис-саләәһ” (намаз башлана мәгънәсендә) сүзләре генә өстәлә.

Камәт сүзләре:

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Кадө каамәтис-саләәһ
Кадө каамәтис-саләәһ

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Азан әйтүче һәм тыңлаучы нәрсәләрне белергә тиеш?

Мәзингә, ягъни азан әйтүче кешегә тәһарәтле булу, кыйблага каршы аягүрә тору, ишарә бармакларын колак очларына кую, азанның сүзләрен ачык итеп, сузып, ике сүзне бергә кушмыйча, һәрберсен аерып әйтү, حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигән сүзләрне уң якка таба карап һәм حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигән сүзләрне сул якка карап әйтү – яхшы (мөстәхәб).

1. Азан әйткәнне ишеткән кешегә йөрүдәнме, эштәнме, ашауданмы туктап, сөйләшмичә, мәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау – мөстәхәб (яхшы эш).

2. Мөәззин حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигәчтен, لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ Ләә хәүлә үә ләә ку үәтә илләә билләәһил-галий’йил-газыйм, ягъни “һәрбер хәл һәм куәт – олуг Аллаһы Тәгаләдән генә”, дип әйтү;

3. Мөэззин حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигәч, مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ Мә шә’әллаһу кәнә үәмә ләм йәшә’ләм йәкүн, ягъни “Аллаһы Тәгалә теләгән эш һич булмый калмас һәм Ул теләмәгән эш һич булмас”, дип әйтү – мөстәхәб.

4. Тәһарәтсез һәм җөнеб (госелсез ягъни җенси мөнәсәбәттән соң душ коенмаган), дивана һәм исерек кешеләрнең, хатыннарның, сабый балаларның һәм фасикъ (начар юлда йөргән, азгын) кешеләрнең азан һәм камәт укулары мәкруһ булып санала.

Азан ишеткәннән соң нинди дога кылырга

Азан әйтелгәннән соң түбәндәге доганы уку яхшы.

Азан догасы:

اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ
وَالْفَضِيلَةَ وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ وَابْعَثْهُ
مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ
Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа’имәһ.
Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ.
Үәбъгәсһү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләзи үәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.
Иннәкә лә түхълифү-мигадь.
Мәгънәсе:
Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы Аллаһ.
Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ярдәмне, артыклыкны һәм югары дәрәҗәне бир.
Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит.
Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың.

Аллаһы Тәгалә гыйбадәтләребезне җиренә җиткереп үтәргә насыйп әйләсен һәм кабуллардан кылсын!

Источник

Войдите в ОК

Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим!
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин,үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн!

Азан догасы. БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим! Аллааһүммә Раббә һәәзиһид дәгүәтит-тәәммәти үәс-саләтил каимәһ. Әәти Мүхәммәдәнил үәсииләтә үәл фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл галийәтәр рафиигәһ. Үәбгасһү мәкамәм мәхмүүдәнил-ләзи үәгадтәһү үәрзукнәә шәфәәгатәһү йәүмәл кыйәәмәһ. Иннәкә лә түхлифүл-мигаде. Бирахмәтикә йәә архәмәр-рахимиин!Әәмиин!

Тәсбих догасы. БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим! Аллааһүммә тәкаббәл миннәә саләәтәнәә үә сыйәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра-әтәнәә үә рукүгәнәә үә сүҗүдәнәә үә кугудәнәә үә тәсбихәнәә үә тәһлиләнәә үә тәхашшүганәә үә тәдарруганәә. Аллааһүммә тәммим тәкъсыйиранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәстәҗиб дугаа-әнәә үәгъфирь әхйәәнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә. Аллааһүммәх-фәзнәә йәә хәәфиз миң җәмиигыйль-бәләәйә үәл-әмрадъ. Аллааһүммә тәкаббәл миннәә һәзиһис-саләәтәл-фәрда мәгас-сүннәти мәга җәмиигый нүкъсаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәә үҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гааләмиин үә йәә хайран-нәәсыйрин. Тәүәффәнәә мүслимиинә үә әлхикънәә бис-саалихиин. Үә саллАллааһү Тәгаалә галәә хайри халькыйһи Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгыйиин.
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Әәмиин!

Аллаһыбыз! Безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рукүгебезне, сәҗдәбезне, кагдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне,
түбәнчелегебезне һәм ялваруларыбызны кабул итсәң иде. Аллаһыбыз!
Кимчелекләребезне бетереп кылган гамәлләребезне, догаларыбызны кабул итсәң иде.
Йә, Хуҗабыз! Терекләребезне ярлыкап, үлекләребезгә рәхмәт кылсаң иде. Йә, рәхмәт кылучы Аллаһ! Фазылың һәм кәрамең белән бездән намазыбызны, кимчелекләре белән кабул ит. Ул намаз белән безнең йөзебезгә орма. Йә, барча галәмнәрнең Хак Мәгьбүде һәм ярдәм кылучыларның камилрәге, безне мөселман булган хәлдә вафат
кыл һәм безне изге кешеләргә тоташтыр. Аллаһ Тәгалә халыкларының яхшырагы Мүхәммәд галәйһис-сәләмгә вә аның әһеле вә сәхәбәләренең барчасына да рәхмәт кылсаң иде. Барлык галәмнәрнең Раббысы Аллаһка, дан һәм мактаулар булсын! Әәмиин!

Источник

Намаздан соң укыла торган тәсбих һәм дога

Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла:

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ

Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр.

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Аллаһы Тәгаләгә хас. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Аллаһ һәрнәрсәдән олуграк.

لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ

Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил-гәлиййил-гәзыйм.

Мәгънәсе: Аллаһта булган көч һәм куәт һичбер затта юк.

مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ

Мә шә’ әллааһү кәәнә үә мә ләм йәшәъ ләм йәкүн.

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән һәрбер нәрсә булыр. Аллаһы Тәгалә теләмәгән нәрсә һич булмас.

Аятел Көрси

أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

اَللَّهُ لاَ إِلَـهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ

وَلاَ نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ

بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ

عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ

يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.

Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).

Шушы зекерләр һәм аятьләр укылганнан соң 33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә. Аннан соң, кулларны күкрәккә кадәр күтәреп, түбәндәге дога укыла:

Тәсбих догасы

اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا

وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا

اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا

اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ

اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة) مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَا خَيْرَ النَّاصِرِينَ تَوَفَّنَا مُسْلِيمِينَ وَ اَلْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ وَصَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ

Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә.

Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә.

Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ.

Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин.

Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.

Мәгънәсе: Йә, Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә, Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй, хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй, бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде.

Источник

Намазның гамәлләре, укыла торган сүрәләр һәм догалар

Азан эйткэннэн сон укыла торган дога. Смотреть фото Азан эйткэннэн сон укыла торган дога. Смотреть картинку Азан эйткэннэн сон укыла торган дога. Картинка про Азан эйткэннэн сон укыла торган дога. Фото Азан эйткэннэн сон укыла торган дога

Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Һәр намазның беренче рәкәгате түбәндәге гамәлләрдән тора:

1. Тәкбир әйтеп (“Аллаһу Әкбәр”) кулларны күтәрү.

2. Кыям – намаз вакытында басып тору.

3. Кыйраәт – намаз вакытында Коръән уку.

4. Рөкүгъ – намазда билгә тикле баш ию.

5. Каумә ‒ рөкүгътан тураеп басу һәм бераз басып тору.

7. Ике сәҗдә арасында утырып тору.

Икенче рәкәгатьтә өстәмә гамәл барлыкка килә – кагъдә. Кагъдә – икенче сәҗдәдән соң утырып тору һәм махсус дога – “Әт-тәхият” (“тәшәххүд”) догасын уку.

Һәр намазның соңгы рәкәгатендә тагы бер хәрәкәт – сәлам бирү өстәлә. Сәлам – башны башта уңга, аннан соң сулга борып, ике якка да «Әссәләму галәйкүм вә рахмәтуллаһ» сүзләрен әйтү.

1. Иртәнге намаз 4 рәкәгатьтән тора: 2 сөннәт, 2 фарыз.

2. Өйлә намазы 10 рәкәгатьтән тора: 4 сөннәт, 4 фарыз, 2 сөннәт.

3. Икенде намазы 4 рәкәгать фарыздан тора:

4. Ахшам намазы 5 рәкәгатьтән тора: 3 фарыз, 2 сөннәт.

5. Ястү намазы 6 рәкәгатьтән тора: 4 фарыз, 2 сөннәт.

Намазның гамәлләре

Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп Кыйблага карап басырга, күзләрне сәҗдә урынына юнәлтергә. Ният кылабыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәтен укырга ниятләдем».

«Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, тәкбир кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрә. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрә. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмый. Шул рәвешле сез кыямда саналасыз. Кыямда килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.

«Сәнә» догасы:

Сөбъхәәнәкәл-лааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәс- мүкә вә тәгәәләә җәддүкә вә ләәә иләәһә гайрүк («Аллаһым! Син һәртөрле кимчелектән өстенсең, бөтен мактаулар Сиңа, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр, вә Синнән башка илаһ юк, Синнән башкаларга гыйбадәт кылмыйбыз».)

Шуннан соң “әгузү”не һәм “бисмилләһ”не әйтәбез: Әгүүз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. («Аллаһның рәхмәтеннән ерак булган шайтаннан сакланып Аллаһка сыенамын. Бу дөньяда һәркемгә дә шәфкатьле, ә Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе ахирәттә исә мөэминнәргә генә рәхимле булган Аллаһның исеме белән»).

Аннан соң «Фәтихә» («Әлхәм».дип тә атыйлар) сүрәсен укыйбыз: Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмиин. Әр-рахмәәнир- рахиим. Мәәлики-йәүмид-диин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сырааталь-мүстәкыйм. Сырааталь- ләз̣иинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдууби гәләйһим үәләд-дааааааллиин. Әмин. («Бөтен галәмнәрнең Тәрбиячесе, Раббысы Аллаһка мактаулар булсын! Ул – мәрхәмәтле, рәхимле. Җәза көненең (Ахирәтнең) Хуҗасы. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндер. Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер»).

Аннан соң Коръәннән тагы бер өстәмә сүрә укыйбыз. “Ихлас” сүрәсе: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һувәллааһу ахәд. Аллааһус-самәд. Ләм йәлид вә ләм йүләд. Вә ләм йәкүллүһу күфувән әхәд. (“Әйт: Ул – Аллаһ Бер, Аллаһ – Мәңгелек. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм беркем Аңа тиң түгел”).

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә, ягъни рөкүгъка китәргә, һәм шул хәлдә өч тапкыр әйтергә: Сөбхәәнә раббийәл-гәз̣ыйм. («Олуг Раббымны пакь дип беләм»).

Рөкүгътан тураеп басканда шул сүзләр әйтелә: Сәмигәл-лааһу лимән хәмидәһ («Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең мактавын ишетә»).

Тураеп баскач әйтелә: Раббәнәә ләкәл-хәмд («Әй Раббыбыз, һәрбер мактау Сиңа гына тиеш»).

Сәҗдә – җиргә тикле иелү. «Аллаһү әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә түбәндәге сүзләр 3 тапкыр кабатлап әйтелә: Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә («Бөек булучы Раббымны пакь дип беләм».)

«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп, маңгайны җирдән аерырга һәм тезләнеп утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы үз алдыңа юнәлгән. Берничә секунд утырганнан соң, «Аллаһү Әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәгә кителә һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» дип әйтелә. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм кыямда булган хәлдә кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга. Шул рәвешле беренче рәкәгать тәмамлана.

Икенче рәкәгать беренчесе кебек үк кылына, бары “Сөбхәнәкә” догасы укылмый, “әгүзе” әйтелми. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз.Куллар тез Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе өстендә, күз карашы үз алдыңда (тезләргә карыйбыз). Шушылай утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догалары укыла:

— Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтул-лааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдил- ләәһиссаалихиин. Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ («Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә – һәркайсы Аллаһы Тәгалә өчен. Әй Пәйгамбәребез, Сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе»).

— Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм- мәҗиид («Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Йә Рабби, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син — мактаулы һәм олуг зат»).

— «Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр» («Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла»).

— Сәлам бирү. Элек башны уңга борып, аннан соң сулга борып (күз карашы иң башына юнәлгән), ике тапкырында да сәлам әйтергә: Әс-саләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ («Сезгә Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын»)

Моннан соң кулларны күтәреп бу дога укыла: Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә з̣әл-җәләәли үәл-икраам («Йә Рабби, Син һәрбер бәладән саклаучы һәм тынычлык Синнән генә. Син – мөбарәк Зат, әй олуглык һәм хөрмәт Иясе Аллаһ».)

Шуның белән 2 рәкәгатьле намаз тәмам була.

4 рәкагатьтән торган намазлар уку тәртибе:

а) 4 рәкагатьтән торган фарыз намаз:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

б) 4 рәкагатьле сөннәт намазлар:

1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Беренче утыру: Әт-тәхият.

3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.

Соңгы утыру: Әт-тәхият, Салли-Барик, Раббана атина.

Сөннәт намазмын фарыз намазыннан 3 һәм 4 рәкагатьләрдә Фатиха сүрәсеннән өстәмә сүрә укылуы белән аерыла.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *