санифа рангулова биография год рождения семья
Сәнифә Рангулова: «Әнием вафатыннан соң берничә көн туктаусыз еладым»
Сәнифә Рангулова — Пермь өлкәсе Барда районы Күчтәнти авылы кызы. Әнисе Сәкинә белән әтисе Шәрифҗан гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстерә. Сәнифә апаның абыйсы Суфый, апасы Сафия, сеңлесе Замирә.
Яңа туган кызга әти-әнисе бик үзенчәлекле исем бирә. «Мин Санифә идем. Математика укытучыбыз Фоат абый исемемне „ә“ хәрефе аша әйткәч, гаҗәпләндем. Казанга килгәч, мин шулай ук Сәнифәгә әйләндем. Хәзер үземә дә „а“ белән әйтү ят кебек тоела. Гомумән, Сәнифә исемле кешене башка очратканым булмады, ул бик сирәк исем. Фамилиям дә сирәк. Кызганыч, исем кушу тарихын белмим. Кушканнар икән, димәк, ул исем булган», — дип искә ала җырчы.
— Кечкенә вакытта мин таза идем. Абый миңа карап, мине юан дип үртәләп, көлә иде. Без балачакта аның белән уйнап сугыша идек. Ябыгам дип, ашамыйча йөрдем. Хәзер аңлыйм: алай гына ябыгып булмый.
Сафия апамның ире Миша исемле рус кешесе иде. Кызы Любовь исемле. Ул хәзер җиде буын әби-бабаларыбызны барлау белән шөгыльләнә.
Абыйның кызы да рус кешесенә кияүгә чыкты. Алар инде рус кешеләре. Катнаш никахларга мин каршы түгел, иң мөһиме — кешесе әйбәт булсын. Бай егет эзләүчеләр бар… Кемнеңдер сөйгән яры түрә, кемнекедер гади эшче — мин дәрәҗәгә бүлеп карамыйм. Кешелекле булсын иде ул. Минем өчен барлык кеше дә бертигез.
«Соңгы елларда җырламадым, җырлар турында уйламадым»
— Сәнифә апа, кая югалдыгыз?
— Югалдым дип әйтмәс идем. Мин барыбер үз һөнәремә тугры калдым, һәрчак эшләдем, кечкенә залларда булса да, концертлар куйдым. Артист кеше бер дә югалмый, ә эшләвен, иҗат итүен дәвам итә. Мин барыбер концертлар куйдым, пандемия вакытында гына туктап калдым. Маяковскийның «Йолдызлар яна икән, димәк, ул кемгә дә булса кирәк», дигән сүзләре бар. Мин аны язмыш сынавы дип кабул итәм.
Аннан соң кешеләр гайбәт чыгара башлый, имеш, нәрсәдер булган, каядыр киткән ди… Югыйсә, артист та шул ук тормышта яши. Үзем турында гайбәт ишеткән юк, шөкер.
Әмма соңгы елларда иҗаттан бөтенләй ерагайдым. Җырламадым да, җырлар турында да уйламадым.
— Замана социаль челтәрләрдә дә актив булуны таләп итә. Инстаграм битегез быел майда генә башланган…
— Инстаграмда язылучылар аз. Вконтактега алданрак кердем. Дөрес, узган елларда да утырдым, ләкин әйтер сүзем, күрсәтер әйберем юк иде. Интервью алырга теләп шалтыратучылар күп булды. Ә минем әйтер сүзем юк. Бетте, шуның белән башка җырламам дип уйладым. Юк, барысы да бетмәгән, барысы да үзеңнән тора икән.
…Хәзер ВКонтактеда дуслар күп. Төрле кеше бар: олысы да, кечесе дә. Шунысы кызык: яшьрәк чактагы фотоларымны күреп, яшь егетләр яза миңа.
— Сәнифә апа, кеше эшли-эшли дә, бер мәлне арый, кайчак туя. Аңа ял итеп алу кирәк. Бу сезнең ял итеп алу чоры булып алгандыр…
— Иҗат энергиясе беткәндер. Хәзер элеккеге кебек дәртем уянды. Минем, чынлап та, эшлисе, җырлыйсы килә башлады. Яңа җырлар яздырасым килә. Җырларым — байлыгым.
— Бәлки сезгә күз тигәндер?
— Юктыр. Мин күз тиюгә ышанмыйм. Менә инде унбиш еллап йога белән шөгыльләнәм. Йога — фәлсәфә ул. Үзенең күнекмәләре, сулыш белән эшләү төрләре бар. Йога кешенең үз-үзен ачарга, тормышны аңларга булыша.
— Кулдан эш бармагач, кеше дингә бирелә.
— Мин үз-үземә ышанып яшим. Сүз дә юк, «Алла бирса», «Аллага шөкер» дип әйтәбез. Иртән торгач та, «Аллаһы Тәгалә кушса, исән-сау барып кайтырга насыйп булсын», — дим. Бу — уңай энергия бирә торган сүзләр. Ул эшеңә дә, тормышыңа да уңай тәэсир итә.
Хәзер күбесе сәламәт яшәү рәвешен алып бара, туклануга игътибар бирә. Мин дә моны гадәткә керттем. Иртән торгач, физик күнегүләр ясагач, эш көнем дә яхшы кәеф белән үтә.
«Үз кешеңне табу — лотерея билетын откан кебек»
— Сәнифә апа, һәр кеше беренче мәхәббәтен сагынып искә ала, аның турында җырлар да бар. Сезнең беренче мәхәббәтегез бар идеме?
— Беренче мәхәббәтем сигезенче сыйныфта укыганда булды. Ул малай аңа гашыйк булуымны белмәде. Гел-гел искә алмыйм, үткән-беткән. Ләкин шул вакытта гашыйк булып янып йөргәнемне беләм. Без аның белән очрашмадык та, сөйләшмәдек тә. Җавапсыз мәхәббәт иде ул.
Шундый ук мәхәббәт Зөлфәт Хәкимгә булды. Эстрадада җырлый башлагач, Зөлфәт Хәким белән дуслаштым. Анда юмор хисе бар. Ул вакытта аның популяр чагы — Тинчурин театры студиясендә эшли иде. Мин аңа үлеп гашыйк булдым! Безнең арада бернәрсә дә булмады. Бу да җавапсыз мәхәббәт. Җавабын эзләмәдем дә мин аның.
Зилә, беләсеңме, үз кешеңне табу — лотерея билетын откан кебек. Бәхет эше. Нинди яшьтә булсаң да, үз кешеңне тапсаң, яхшы. Язган булса, насыйп ярың очрыйдыр барыбер. Тормышта булды инде барысы да. Ошаткан кешең белән гомер буена бергә яшәячәксең дип тә әйтеп булмый — кеше үзгәрә. Ләкин моны начар күренеш дип санамыйм. Аерылып, яңадан өйләнешүчеләр бар. Бу нормаль процесс.
Кеше ялгызы калса, ул барыбер сөйгән ярын очратуын тели. Мин дә шундый өмет белән яшим (көлә). Кеше бер-беренә юл биреп кенә озын-озак бергә яши ала дип уйлыйм.
— Ә сез үзегезгә тиң ярны таба алмадыгызмы?
— Иптәшем булды, яхшы мөнәсәбәттә калдык. Мин шәхси тормышымны яктыртырга теләмим.
— Күңел өметләнәдер бит?
— Барыбер гашыйк буласы, үз мәхәббәтеңне табасы киләдер ул?
— Ул синнән сорап тормый, әлбәттә. Гашыйк буласым килә! Шундый җырым да бар (Ләйлә Дәүләтова сүз., Риф Гатауллин көе).
— Сезгә хыянәт итүче, ышанычыгызны югалткан кешеләр булдымы?
— Шөкер, тормышта андыйлар булмады. Иптәш булып яшәгән кешеләрдә дә андый сыйфат юк иде. Мин аларны яхшылык белән генә искә алам. Кеше сөйләү, гайбәт тыңлау кебек гадәтләр миңа хас түгел.
«Әнием вафатыннан соң берничә көн бертуктаусыз еладым»
— Туганнарыгыздан бар кеше дә исән-саумы?
— 17 яшемдә әнием китте. Минем кулда үлде ул. Әнинең өч елга якын бавыры авыртты. Аны көндез Барда хастаханәсенә алып киттеләр. Ул чирләп булса да аягында йөри иде әле. Икенче көнне иртән автобуска утырып әни янына бардым. Аның хәле яхшы иде. Кирәк-ярак әйберләрен алып килдем.
Кичке якта хәле авыраеп китте, сөйләшми башлады. Бер яктан икенче якка борылып ятты. Күңеле болганды. Сөлгеләр куеп, сөртеп тордым. Ярты сәгать борчылып ятты. Укол да кадап карадылар, файдасы булмады.
Газиз әнием төнге уникедә кулымда үлеп китте. Әни вафат булган көн — яңгырлы август көне иде. Әнинең гәүдәсен моргка алып китмәделәр, ак материал белән төрделәр. Хастаханәдә телефон юк, әнинең үлгәнен әтигә, туганнарга хәбәр итәргә кирәк — автомат телефон эзләп урамга чыгып киттем. Үзем йөгерәм, үзем чыланып беттем — яңгыр койды. Телефон табып, өйдәгеләргә шалтыраттым.
…Әни баскыч төбендә ятты, мин көтеп утырып тордым. Әтиләр килеп җитте. Зиратка кайтарыр өчен ашыгыч ярдәм машинасын бирделәр.
Әни бернәрсә дә әйтмичә вафат булды. Бу якка, теге якка бор, дип кенә әйтте. Әни вафатыннан соң берничә көн бертуктаусыз еладым. Әнием артист булырга теләвемне белә иде, ләкин җырчы булганымны күрмичә калды.
— Әниегез төшкә керәме?
— Ни гаҗәп, әни төшкә һаман да керә. Әни вафатыннан соң мин аңа хат яза башладым. Хәзерге тормышны тасвирладым, хәлләремне яздым. Үлгән кешегә хат язу уе кайдан башыма килгәндер… Әнигә хат язып, эчемне бушата идем. Хәзер язмыйм.
Әни төштә бер сүз дә әйтми. Мин көндәлегемә һәр күргән төшемне яза барам.
— Кеше төшкә кергәч, рухына дога укырга кирәк, дип тә әйтәләр…
— Сеңлем укытам дип әйтә. Мин алай эшләмим. Кеше төшкә керә икән, аны истә тотарга кирәк дип саныйм. Сафия апам берничә ел элек вафат булды. Ул чирләп йөрмәде, ашказаны белән нәрсәдер булган иде. Аягында йөрде, соңгы ике атнада аркасы авыртып, массаж ясатты. Ашказаныннан ниндидер сыеклык агып чыккан дип аңлаттылар. Атнадан артык комада ятты. Шуннан соң җан бирде.
Апам менә-менә уянып китәр дә, терелер дип өметләндем. Пермьгә бардым, тик апам янына кертмәделәр. Үлгән кешенең фотосын көннәр-төннәр буе карап, аны сагынып елап утырсаң, яшәүнең мәгънәсе калмый. Кеше китеп баргач елыйсың инде, әмма алга таба яшәргә дә кирәк бит әле.
Ә әти-әни үлгәч, үксез бала буласың. Ничә яшьтә булсаң да. Әле дә ярый туганнар бар. Алар Пермьдә яши, без дустанә мөнәсәбәттә, аралашып торабыз.
Әтием 2007 елда китте. Ул ярты еллап авырды, аннан соң бакыйлыкка күчте. Исеме бөтен районга таралган иде. Әтинең каты кычкырып сөйләшә торган гадәте бар иде. Ветеринар табиб булып эшләде. Иртәнге дүрттә фермага чыгып китә иде дә, иртәнге алты тулганда эштән кайтып җитә иде.
Кеше аның янына килүдән туктамады. Иртән яки төнлә чакыртсалар, әти берсүзсез бара иде. Элек фермада берничә йөз баш мал асрадылар. Һәр кеше сыер, сарык, каз, үрдәк тотты… Эше күп иде әтинең. Хәзер маллар аз, ферма да юк. Татарстанда бар, ә Пермь якларында шактый кимеде.
Капканы ачуга: «Нигә йоклап ятасыз?!» — дип бер кычкыруы була, без торып баса идек. Әти кычкырса, бөтен урамга ишетелә. Билгеле, ул начарлык эшлим дип тавышын күтәрмәде. Соңгы елларында мәчеткә йөри башлады, азан әйтте.
«Мин моңлы җырчы түгел»
— Шулай да, сез — иҗат кешесе. Иҗат кешеләре бәхетсез була, дигән стереотип бар.
— Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки үз вакытында классик язучылар, шагыйрьләр, композиторлар белән эшләдем. Гөлшат Зәйнәшева, Резедә Вәлиева, Фирая Зыятдинова белән дус булдым. «Ней-на-на-на» җырын барыгыз да хәтерли. Татарча сүзләрен Фирая апа язды. Рус эстрадасыннан Лайма Вайкуле, Лариса Долина да җырлады. Ләкин татарча варианттагы җыр беренчерәк чыкты.
Радиода «Акбүз атлы егеткә» дигән беренче җырымны 1991 елда яздырдым. Аннан соң «Әй, егетләр, егетләр» җыры чыкты. Гөлшат апа кызык кеше иде ул. Аның янына кунакка барып, җыр темаларын сөйләшеп утырасың. Берзаман, табадан төшкән шигырь хат белән килеп ирешә. Шуннан Гөлшат апа шалтырата. Монысын үзгәртик әле, бу урынын төзәттем, дип әйтә. Соңгы җырыбыз — «Бала бишеге» иде. Башка бер генә шагыйрь дә хат салып җибәрми иде.
…Эстраданы күзәтәм. Әнвәр Нургалиевны ошатам. Мин гомергә үзебезнең җырчыларны алай тыңламадым. Чыннан да, матур, моңлы җырчы, җырлары кешеләргә яшәү дәрте бирә. Чибәр кеше. «Ялгызларны кемнәр яратыр?», «Соң дисең микән» кебек җырлары үзәкне өзә. Айдар Галимов та шундый.
— Татарның Мэрилин Монросы дияр идем сезне. Бу образны үзегез уйлап таптыгызмы?
— Үзем. Костюмнарны да үзем тектердем, чәчне сарыга буяу уйланылмыйча эшләнде. Соңыннан гына эстрадада сары, ак чәчле артистлар, кыска итәклеләр күренә башлады.
«Елмай», «Кызлар пирчәткә түгел» кебек җырларга минем образым туры килде. Яшь кыз, якты кыска киемнәр, җитмәсә, блондинка да әле. Бер-берсенә килешеп торды бу. Кешенең күңеленә шул образым, шул яшь кыз кереп калды. Артистларда да шул хәл: алар тамашачы игътибарын истә кала торган роле белән яулап ала.
Бу образда бернинди начарлык күрмәдем. Әгәр дә олы яшьтә кыска итәктән чыксам, тыныч кына кабул итмәсләр иде. Мине җырчы буларак түгел, күбрәк шәхес буларак истә калдырдылар. Татар халкы моңлы җырчыларны ярата, ләкин мин моңлы җырчы түгел. Табигатьтән бирелгән тавыш ничек бар, шулай. Аны үзгәртеп булмый.
Җырчы һөнәрен сайлап, дөрес юл сайладым микән, дип уйланган чаклар булды. Күренмәсәм дә, журналистлар мине онытмый. Рәхмәт аларга.
«Илһам абый Шакиров мине яратып: „Барда кызы“, — дип йөртә иде»
— Сәнифә апа, күпчелек артист авылдан чыккан. Тугын ягыгыз — яшел бишегегезне искә төшерик әле.
— Туган ягым матур, кешеләре киң күңелле. Бездә талантлар бик күп, чөнки татарча укып үстек. Безнең якка гына хас җирле сүзләр бар. Мәсәлән, килдем кый, бардым кый. «Кый» кисәкчәсен кушалар. Пирогны «бүкмә» диләр. Бәрәңге чистартуны «кәртүк кажау» диләр.
Мәктәптә укыганда печән чабып, аннан соң кипкән печәнне җыеп йөргән истә. Мине абзарның түбәсенә печәнне урнаштырырга менгерәләр иде. Сыерын да саудык — бөтен эшне эшләдем. Басу буйлап таңга кадәр сыерны эзләп йөргән чаклар булды. Елга буена кашыяк (савыт-сабаны), керләр юарга төшә идек. Яулык белән балык сөздек, чумып тоттык! Кызганыч, хәзер чумарлык су калмаган, елгабыз кибә бара.
Кечкенәдән үк мичтә кәртүк шәңгә (бәрәңге пәрәмәче) пешердек. Пилмән ясау да популяр бездә, икмәк пешерү турында аерым сөйләп була. Төнгегә калдырып, иртән кабарган була ул. Табага салып, мичкә тыга идек.
Илһам абый Шакиров мине яратып: «Барда кызы», — дип йөртә иде. Гомумән, артистлар да, язучылар да Барда ягын ярата. Авылда ике яклап Урал таулары күренеп тора. Тол дигән елгабыз да бар. Пермь өлкәсе куе урманнары белән дә бай. Татарстанда басулар, кырлар күргәч, шаккаттым. Татарстанда урман чагыштырмача аз.
— Туган якларыгызга кайтасызмы?
— Быел кайтасым килә. Соңгы тапкыр авылымда 2016 елда булдым. Нигезебез тора, шөкер. Абыем еш кайтып йөри. Өебез, бакчабыз төшкә керә. Бездә карагатлар (карлыган) күп иде. Балан җыеп, бәлеш пешерә, кайнатма ясый идек.
Безнең авыл Печмень рус авылы белән күрше. Бер авыл җирлеге булганга күрә, рус кешеләре дә Сабантуйны яратып бәйрәм итә. Концерт программасы, уеннар ике милләт халкын берләштерә.
— Паспортка «башкорт» дип язу булганмы?
— Паспортыбызда «башкорт» дип язылган иде. Хәзер паспортлар үзгәрде, алай язмыйлар. Элек ни өчендер язган булганнар. Рус теле һәм рус әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә татарча иде. Татарча укып үстек без.
«Мин сәхнәгә кайтам әле!»
— Сәнифә апа, машина йөртәсезме?
— Йөрткән чак булды. «Кара күзем син» җырын искә төшерсәгез, клипны машинага утырып төшердем.
— Киләчәккә өметләрегез нинди?
— Әйткәнемчә, минем хәзер җырлыйсы килә башлады. Эшлисем килә. Ләкин замана җыры кирәк. Үз кешеңне табу авыр булган кебек, үз җырыңны да эзләп табу авыр. Җыр гына түгел, ул хит булсын иде… Дәртле, бер дә ишетелмәгән җырларны җибәрсәләр, шатланып кабул итәр идем. Алла боерса, мин сәхнәгә кайтам әле!
— «Елмай» дип җырлый идегез. Тормышта гел елмаерга туры килдеме?
— Аллаһы Тәгалә миңа шундый холык биргән: мин бервакытта да төшенкелеккә бирелмим. Авырлыклар булса да, мин аның яхшы ягын күрергә тырышам. Соңгы елларда авыр вакытлар булды. Әмма мин бирешмәдем. Холкым көчле.
Һәр кеше үз юлын, үзен табарга тиеш. Ул очракта нәрсә генә әйтмәсеннәр, ничек кенә өйрәтергә тырышмасыннар, кеше үз юлыннан тайпылмаячак. Мин кешене өйрәтергә яратмыйм. Кеше фикерен тыңлыйм, ә калганын барыбер үзеңә сайлыйсы.
Театрга йөрергә киңәш итәм! Соңгы елларда Камал театрына барып, көч җыеп кайтам. Һәркемнең үз илһам чыганагы була торгандыр. Үткән атнада гына да «Җәйнең бер кичендә» һәм «Өйләнәм.тат» спектакльләрен карадым. Гомумән, бөтен спектакльләрне диярлек карап бетердем.
Китаплар укырга яратам. Бөтен дөнья классикасын аеруча. Авыр чакта Джек Лондонның «Мартин Иден» китабына мөрәҗәгать иттем. Эмиль Золя, Томас Манн, Лев Толстой, Антон Чехов, Федор Достоевский һ.б. авторларның әсәрләрен укү файдалы.
— Бу исемлектә татар авторлары очрамады. Нигә икән?
— Татар әдәбиятын укымыйм дип әйтә алмыйм. Туфан Миңнуллин, Илсөяр Иксанова, Зөлфәт иҗатын яратам. Гариф Ахунов, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол белән шәхсән таныш идем.
Туфан абый, Нәҗибә апа минем белән сөйләшеп утыра иде. Җеннәребез туры килде микән… Шулкадәр нәрсәләр сөйләшкәнебездер? Туфан абыйның «Кара-каршы» тапшыруына да чакырганы булды. Тапшыруны карамам да инде, карарга куркам, нәрсәләр сөйләгәнемдер…
Композитор Ренат Еникеевка: «Җырларымны радиодан тыңлагыз әле», — дия идем. Җырларымны шундый классик композитор тыңлый иде… Даһиларыбыз киткәч, бушлыклар арта бара. Кеше гомере кыска, ни хәл итеп була. Кеше барыбер вафат була. Шуңа күрә иртән торып, кояш нурларын күреп тә, гомумән, һәр нәрсәдән ямь табып яшәргә кирәк.
Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?!
Без кайчандыр бик популяр булып, соңгы елларда бик сирәк күренгән яки бөтенләй югалган җырчыларны барладык. Аларны, шартлы рәвештә, ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булыр иде. Бер ишләре (Эльвира Розали, Сәнифә Рангулова, Виталий Агапов, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Хәйруллина, Лилия Хәмитова, Сәгыйть Гыйбашев) киң җәмәгатьчелеккә сирәгрәк күренсә дә, тамашачы белән элемтәләрен бөтенләй.
Икенчеләре тормышларын тамырдан үзгәртеп, бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куя. Дөресен язарга кирәк, төрлесе төрле тарафка таралышкан җырчыларны эзләп табу җиңел булмады. Шуңа күрә кайберләре турында мәгълүмат бөтенләй туплый алмадык. Мәсәлән, «Әнием, әнием, гөлләр үстерәм сиңа» җыры белән танылган Энҗе, «Миләшкәем, хәлең ничек?» дип моңланучы Зөлфия Минһаҗеваның бүген ниләр белән шөгыльләнүен ачыкларга насыйп булмады. Эзләп тапканнарының да берничәсе, журналист икәнлегебезне белгәч, сөйләшергә теләмәүләрен белдерде. Ә элемтәгә чыга алганнары безгә менә нәрсәләр турында сөйләде.
Гөлнара Тимерҗанова: «Үземне кызымны тәрбияләүгә багышладым»
Сәнифә Рангулова: «Онытылабыз шул»
Эльвира Розали: «Тормышымнан канәгатьмен»
Сәгыйть Гыйбашев: «Иҗатка кабат әйләнеп кайттым»
Виталий Агапов керәшеннәр җәмгыятен җитәкли
Популяр җырлары: «Эх, Сәвәләй, Сәвәләй», «Әнкәй гөле».
Иң актив иҗат иткән чоры: 1994-2000 еллар башы.
Хәзерге көндә эшләгән урыны: «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте» җитәкчесе.
Татарстанның халык артисты, композитор Виталий Агаповның «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»н җитәкләве, Чаллы шәһәре советы депутаты булып торуы билгеле. Дәүләт эшләреннән тыш, аның иҗат өлкәсеннән дә бөтенләйгә үк читләшеп бетмәвен белә алдык. Апрель аенда ул үзе яшәгән Чаллы шәһәрендә «Язгы моңнар» концертын оештырган, анда үзе дә чыгыш ясаган. Июнь башларында шулай ук Игезәкләр йолдызлыгы концертында да чыгышлары көтелә икән. «Туганайлар» керәшен газетасы хәбәр иткәнчә, «Яр Чаллы керәшен җәмгыяте»ндә дә «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбле, яшьләрнең «Җанагай» ансамбле, «Бәләкәй дәдәйләр» инструменталь ансамбле эшләп килә.
Пчелка
Опубликовано: 27.11.2003 0:00
Угадайте с одного раза, о ком пойдет речь. Она первая на татарской эстраде осмелилась надеть мини-юбку. Она была первой яркой блондинкой в нашей звездной обойме. Она первая запела на татарском языке зарубежные шлягеры. Итак, кто же это? Конечно же Санифа РАНГУЛОВА.
Белокурым вихрем ворвалась она в самом конце восьмидесятых на нашу эстраду и прочно заняла в ней свое место. Смелая, оригинальная, брызжущая молодым веселым задором, она сразу покорила слушателей.
Но эта Санифа оказалась совсем не похожей на ту, которая поставила передо мной чашечку кофе… Разговор у нас получился странным. Санифа то открывалась до самого донышка души, то вдруг, будто спохватившись, запахивалась. Ее тихий голос, настолько непохожий на те искрящиеся радостью переливы, что звучат со сцены, падал порой до шепота. Вначале мне подумалось, что это сказывается усталость. Ведь встретились мы уже в конце рабочего дня, напряженного для Санифы. Она ехала на встречу со мной после нескольких часов работы в студии, где записывала новую песню.
Однако все оказалось куда сложнее. И разговор я намеренно начала с коротких вопросов. Из тех, что всегда любопытно задать звезде.
— Что вам нравится в себе?
— Постоянство. В чувствах, в привычках…
— Мягкость. Она порой очень мешает.
— Что может растрогать до слез?
— А вредные привычки имеются?
— Лень можно считать вредной привычкой?
— Какое занятие самое любимое?
— Страшно не люблю полы мыть.
— Что не любите в себе?
— Ненавижу, когда врут.
И в продолжение вопроса…
— Понимаете, в этой жизни никто никому ничего не должен.
Никто не должен делать для меня что-то только потому, что у нас сложились хорошие отношения. И потом я настолько привыкла всего добиваться своим трудом, что иначе и не мыслю свою певческую карьеру. Я трудоголик в том, что касается пения. Тут могу работать часами, ни на что не оглядываясь. И полагаться я привыкла только на себя. Вот я вам сказала, что ненавижу, когда мне врут. Вранье — это ведь прямое продолжение необязательности. Наобещав с три короба, человек и не пытается выполнить то, что им сказано. И начинает изворачиваться, лгать. «Позвони через неделю, зайди через день…» Да пошли ты меня лучше куда подальше! Я и пойду себе спокойно, правда, своей дорогой.
Я, наверное, по жизни, как пчелка. Та тоже с утра до ночи спокойно и трудолюбиво лепит свои соты. Так и я, медленно, но упорно, по кирпичику строю свою жизнь, свою карьеру.
Только не подумайте, что жалуюсь, плачусь. Ни в коем случае. Я с самого раннего детства знала, для чего пришла в этот мир. Помню, первого сентября в первом классе у меня спросили, кем ты станешь, когда вырастешь. Я ответила совершенно определенно — артисткой. Представьте себе, деревенская девчонка из самой обыкновенной крестьянской семьи — и такой замах. Ведь тогда это была профессия избранных. И как в эти артисты попасть, я просто не представляла. И потому после школы поступила в педагогическое училище. Окончила его и вернулась в свою родную Константиновку. Это небольшая деревня в Пермской области. Поработала год учительницей, но душа-то томится — не мое это… И рванула в Казань. Отец был категорически против. Он себе представлял эту среду сами понимаете как. Убедила. Тем более что первый же конкурс в 1989 году принес мне успех. Да, пела я всегда на татарском языке. И потому тут даже думать не надо было, куда меня дорога приведет. Конечно же в Казань.
Здесь я снова поступила учиться, но уже по музыкальной части. Немножко поработала в филармонии, но с девяносто второго года я на вольных хлебах. Мне так гораздо удобнее. Правда, для того чтобы быть «вольным стрелком», надо уметь быть жестким. Меня часто подводит мягкость, интеллигентность. Встретившись впервые с человеком, вижу в нем только хорошее. Не хочется и думать, что он может быть таким-сяким. Но моя мягкость — это не мягкотелость, когда надо и копытцем могу стукнуть. Я ведь все-таки козерог по гороскопу. И в обиду себя не дам. Но опять-таки, как бы я не обжигалась, все равно хочется думать о людях лучше, чем они есть.
— Их много. Это мои родные. Брат, сестра, мама с папой.
— Любимый день недели?
— Ой, с ходу не отвечу.
Жизнь в розово-черных тонах
— Заметила, что у меня изменились вкусы. Вот прежде очень нравился розовый цвет. Смотрю недавние фотографии, афиши, плакаты — и везде этот цвет. Или фон розовый, или костюмы. Если верить психологам, пристрастие к определенному цвету означает соответствующее состояние души. Может, так оно и есть. А вот сейчас мне очень нравится черный цвет в одежде. Но это же не значит, что у меня черная полоса в жизни. Совсем нет. Но я изменилась, это точно. Стала взрослее, умудреннее, пришлось пережить многое. И песни стали другие. Я всегда была убеждена, да и сейчас тоже, что не нужны на сцене страдания. Зритель должен видеть меня веселой, он должен прийти на концерт за своей порцией радости и удовольствия, он должен отдохнуть. Кому нужны мои закулисные проблемы? Ведь главное то, что на сцене. А на сцене должен быть праздник. И там я всегда улыбаюсь.
А вот относительно любви к тому или иному цвету… Может, есть в этом доля истины. С чего бы так кардинально поменять любимый цвет? Наверное, от того, что хочется перемен в жизни? Очень хочу, к примеру, цвет волос поменять. Еще в юности перекрасила волосы в белый цвет и уже сколько лет блондинкой хожу. А теперь буду шатенкой. Были волосы длинные, а вот теперь подрезала.
— Кем бы вы еще могли стать?
— Педагогом. Добрая профессия.
— Ваша любимая песня?
— Какую музыку слушаете в одиночестве?
— Любую. Что звучит, то и слушаю.
— А хотелось бросить петь?
— И сейчас иногда хочется.
Не все еще песни спеты…
— Но я ведь понимаю, что это невозможно. Пока себя мыслю только на сцене, только в песне. Говорят, что у актеров роль, сыгранная на сцене, отражается на их жизни. Наверное, то же можно сказать и о тех, кто поет. Я в каждой своей песне переживаю какой-то отрезок жизни. Это мои чувства, мои размышления, мои переживания. Чтобы спеть о чем-то так, чтобы затронуть душу слушающего, нужно знать, о чем ты поешь, прочувствовать это. Вот смотрю иногда на юных певиц и диву даюсь: да откуда бы в ее возрасте такие вселенские страдания. Она еще и жизни-то не видела, просто играет зрелые чувства.
Я уже сказала, что мои песни взрослеют вместе со мной. Вот последняя, очень она мне нравится самой, «Ягода любви» называется. Тексты песен подбираю тщательно. Не только слова должны меня тронуть, но и образ должна увидеть. Что за ним? Какая личность? Как мне это созвучно? В этом отношении мне очень нравится работать с Резедой Архияровой. Это тонкая натура, остро чувствующая слово, бережно с ним обращающаяся. Бывает, что работаешь с готовой фактурой. То есть приносят тебе и стихи, и музыку, а ты уже воплощаешь эту задумку. Но бывает и так, причем чаще всего, что я приношу какой-то увиденный мною образ поэту или композитору, и уже работаем вокруг этого образа. Я всегда искала песни, которые было бы радостно петь. Интересно, можно так сказать о песне? Вот помню, первой запела «перепевки» хитов на татарском языке. Безумно было весело. Так не-
обычно звучит татарский язык в другой мелодической линии. Но, главное, слушатель это принял.
— А не проще самой себе писать песни? Мало ли таких примеров.
— Нет, это совсем не мое. Я — певица. А вот придумать модель сценического костюма — это я могу. С удовольствием этим занимаюсь. И, говорят, получается. По крайней мере, все те наряды, в которых вы меня видите на сцене, придуманы мною. И та первая мини-юбка, в которой я рискнула выйти на татарскую сцену, тогда еще очень и очень целомудренную, и тот «тигровый» наряд, в котором пою один из зарубежных хитов.
— С воплощением идей проблем не возникает?
— Мне всегда везло на людей, понимающих меня. Речь не только о композиторах, поэтах. У меня замечательная портниха, прекрасный визажист. Это те люди, которые помогают хорошо выглядеть на сцене. Понимаете, нельзя в одном и том же образе петь разные по накалу чувств песни. Обязательно одно должно соответствовать другому. Мало того, у сцены свои, довольно жесткие требования. Как бы великолепно не выглядела модель на подиуме или вот в этой комнате, она может не только потеряться на сцене, но даже выглядеть смешной. Я даже больше скажу — не всегда модная вещь смотрится эффектно на сцене. На эстраде свои законы, и уж тем более на эстраде татарской.
— И кто на ней для вас авторитет?
— Как-то вы так круто взяли. Авторитет… Я с большим уважением отношусь к нашим ветеранам. Многие нравятся. Но если уж начистоту, не перестает восхищать Салават. Он может кому-то нравиться, кому-то нет. Знаю, что нередко раздражает его манера держаться на сцене. А я вот недавно купила его новую кассету, послушала. Какой голос! Какая глубина чувств! Все остальное — второстепенное, наносное. Салават, конечно, вообще отдельное явление на нашей эстраде. Во-первых, талантлив безмерно. Голос красивый. Во-вторых, он очень удачливый человек. А что? В нашем деле это немалую роль играет. В-третьих, в нем крепкая коммерческая жилка. И себя, и какой большой коллектив содержит.
— А хотелось ли кому-нибудь подражать или просто пример с кого-то взять?
— Если говорить об эстраде российской, то тут для меня безусловный авторитет Лариса Долина. Еще, наверное, Ирина Аллегрова. Это и голоса, и умение держать себя на сцене, и умение, что очень важно, сохранить себя. Посмотрите, как они выглядят великолепно!
— Ну положим, с этим при наличии средств сегодня проблем нет — мало ли пластических хитростей… А вот вы-то себя как держите в такой форме? Диеты?
— Скорее, образ жизни…
Образ жизни от Санифы Рангуловой
— И с чего же начинается утро Санифы?
— С весов. Только глаза разлеплю и скорее на весы. Если стрелка стоит на прежнем месте, то я в приподнятом настроении иду умываться. (Кстати, при росте 163 см Санифа весит 49 кг. — Г.Г.) Потом стакан воды с соком лимона и уж затем только завтрак. Вот сегодня утром я съела тарелочку овсяной каши, сваренной на воде. И больше не было времени перекусить. А уже шестой час вечера.
— А если стрелка весов поползла вверх?
— Такое редко, но бывает. Тогда срочно принимаю меры — устраиваю разгрузочный день — только фрукты и овощи. А то и даже без них обхожусь. Но вы знаете, я так привыкла все время себя ограничивать в еде, что это уже просто образ жизни. Лет с пятнадцати достаточно жестко запретила себе переедать и с тех пор держу вес в определенных рамках. Не ем сладкое, мучное. Да и потребности нет.
— Что же тогда на столе вредные продукты? Вот выпечка, кофе…
— Это только для гостей. Кофе не пью категорически, обхожусь соками, чаем. Но ведь иначе и нельзя. Аппетит контролировать надо. Вы посмотрите на российскую эстраду. Ну буквально одна-две исполнительницы имеют пышные телеса. Надежда Кадышева? Так она вроде в фольклорном жанре, там позволительно, наверное. А остальные? Тоненькие, как тростиночки. А теперь гляньте на нашу эстраду. Не хочу никого обижать, ведь у каждого исполнителя своя ниша, свои поклонники, своя аудитория. Но таких дам редко где увидишь. Нет, вот тем и замечательна татарская эстрада, что на ней есть место каждому, кто хочет петь. Будь только понапористее. Да, вот мы о вредных привычках с вами говорили. Так переедание — это очень серьезная вредная привычка. И еще — ну не умею долго спать. Хотя, наверное, надо высыпаться. А я даже если лягу спать часа в три ночи, то в восемь-девять уже на ногах. Будто какие-то часы внутри срабатывают. Могу, правда, потом днем прилечь вздремнуть. Но когда идет работа над песней, то тут уже со сном и с едой не считаешься.
Сейчас готовлю новую песню, очень нравится. Столько в ней чувств, добрых и глубоких. И эта работа подстегивает, силы дает. А что еда? Это второстепенное. Самое главное — песня.
Автор статьи: ГАДЕЛЬШИНА Гамира
Выпуск: № 237-238 (25053)