рабит батулла биография на татарском
Рабит батулла биография на татарском
Роберт Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Биш Авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел шул районның Кадер авылындагы җидееллык мәктәптә балалар укыта. 1956—1961 еллар да Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтендә була, бер ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963—1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли. 1965 елның кезендә Татарстан Культура министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы бер еллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә, аны тәмамлап кайткач, Р. Батулла ун елга якын башта Казан Курчак театрында, соңыннан Казан культура институтында режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер була. 1977—1979 елларда ул янә Мәскәүдә: М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлап кайткач, театр училищесында укыта.
Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары, инсценировкалары, бер пәрдәле пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында һәм Курчак театры сәхнәләрендә алтмышынчы еллардан күренә башлый. 1966 елда беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Хәзерге вакытта ул — дистәдән артык китап авторы. Боларның күпчелеге балаларга адресланган булып, әсәрләрендә язучы туган җирне, табигатьне ярату, аны кадерләү, кош-кортларга, хайван-җәнлекләргә миһербанлы булу, аларны киләчәк өчен саклау һәм бу юлда үз-үзеңне аямыйча көрәшү кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучыларына үтемле итеп, кызыклы әдәби персонажлар һәм маҗаралы вакыйгалар аша сеңдерергә тырыша. «Куян баласы Наян» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970), «Њлемсез егет» (1969), «Тычкан баласы Чикыл» (1970), «Йолдызлар һаман исән» (1969), «Гөлчәһрә» (1972), «Ташсуар патша» (1972), «Карачкы Каратай» (1972) кебек повесть-әкиятләре Р. Батулланың әкият жанрында уңышлы ижади эзләнүләренә мисал була алалар.
Р. Батулла кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне психологик планда сурәтләгән хикәяләр һәм юмор-сатира әсәрләре авторы буларак та билгеле. Аның мондый төр әсәрләре «Уйларымны кеше белсен» һәм «Ташламам, җанкисәгем» исемле җыентыкларында тупланган.
Әдип эшчәнлегенең тагын бер өлкәсе — драматургия. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның («Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай») пьесалары, Казаннан тыш, Донеңк, Саратов, Кемерово, Барнаул кебек шәһәрләрнең курчак театры сәхнәләрендә куела. Атаклы Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихөрче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: Казан курчак театры сәхнәсендә генә дә ул меңгә якын тапкыр уйнала һәм курчак театрларының Бетенроссия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә.
Ќитмешенче еллардан башлап Р. Батулла өлкәннәр сәхнәсенә игътибарын юнәлтә. 1973—1974 ел театр сезонында аның берьюлы ике пьесасы— «Уйлар узгач» музыкаль комедиясе (Республика драма һәм комедия театры) һәм «Љчәү юлга чыктык» драмасы (Татар дәүләт академия театры) сәхнәгә куела. Бүгенге яшьләрнең тормыштагы каршылыкларны җиңә-җиңә шәхес буларак чыныгуларын, мөстәкыйльлеккә ирешүләрен романтик күтәренкелек белән тасвирлаган бу спектакльләр тамашачылар тарафыннан җылы каршы алына. Гаиләдә бала тәрбиясенә кагылышлы драматик ситуацияләрне үз эченә алган һәм 1979 елдан Татар дәүләт академия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй» пьесасы исә драматургның зур уңышы итеп бәяләнә. Бу пьеса сиксәненче елларда илебезнең башка милләт театры сәхнәләрендә дә күп мәртәбәләр уйнала.
1985 елда.Р. Батуллага Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Р. Батулла—1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Исемем минем Дүрткүз: Повесть.—Казан: Таткитнзшр., 1966.— 83 б. 15 000. Рец.: Фәттах Н. Беренче китап һәм балалар әдәбияты.— Казан утлары, 1967, № 9, 148—150 б.
Каникуллар дәвам итә. Повесть.—Казан: Таткитнәшр. 1967—97 б ил. 15000.
Могҗизалы тамаша: Мәкт. сәхнәләре өчен пьесалар.— Казан- Таткитнәшр., 1968.—96 б. 11 000.
Уйларымны кеше белсен: Хикәяләр: — Казан: Таткитнәшp. 1969 — 112 б. 10000. Рец.: Бәләкәй рецензияләр.— Казан утлары, 1970, № 8, 182 б.
Куян баласы Наян: Әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970—70 б, ил. 12000.
Алтын куллы Гөлчәһрә: (Әкиятләр. Кече яшьтәге мәкт. балалары өчен). Худож. Л. Насыйров.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—35 б. 12000.
Пәһлеваннар иле: Курчак театры өчен пьесалар.— Казан: Таткитнәшо 1977.—95 б. 3000. Рец.: Сафин Ф. Батырлар дөньясы. («Җитмеш җиде пәһлеван» пьесасы).—Татарстан яшьләре, 1976, 2 март.; Хәмидуллин Р. Пәһлеваннар җирдә яши.— Ялкын, 1975, № 7, 16—17 б.
Әкият сөйлим сезгә: Әкиятләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—80 б, ил. 13000.
Ташламам, җанкисәгем: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—168 б 15000. Рец.: Габиди Ә.—Казан утлары, 1981, № 9, 185 б.
Серле сандык: Маҗаралы әкиятләр.—Казан: Таткитнәшр., 1983.— 166 б. 15000.
Чебен гөмбәсе: Театраль миниатюралар.— Казан: Таткитнәшр 1985 — 208 б. 8500.
Прости меня, мама!: Груст. комедия в 2-х ч./Пер. Д Медведенко — М. ВААП, 1981.—73 л. 220
Сын —Журавль: Сказки-/Пер. с татар. Э. Умерова.—М: Малыш, 1983.— 24 с., ил. 150000.
Аның турында
Шәрәфи Р., Мингалим Р. Эзләнүләр юлыннан: Батулла иҗаты турында уйланулар.— Казан утлары, 1980, № 8, 165—169 б.
Әхмәдуллин А. «Љчәү юлга чыктык». (Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театрында).— Соц. Татарстан, 1974, 24 март.
Вәлиев М. Минзифаның матурлыгы.—Соц. Татарстан, 1979, 11 дек. «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театрында.
Арсланов Г. Утверждение человечности.—Сов. Татария, 1979, 2 дек. Спектакль «Прости меня, мама!» на сцене Татар, акад. театра.
Гатауллин Роберт Мөхлис улы (Рабит Батулла) — язучы
Гатауллин Роберт Мөхлис улы (Рабит Батулла) — язучы, «Сөембикә» әсәре, «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» китаплары өчен 2006 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
Язучы-прозаик, драматург Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Ата-бабаларының төп нигез җире төбәктәге Шыкмай (Шәехмамай) авылы булып, Рабитның бала һәм үсмер чаклары шул авылда уза. 1955 елда Бишавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, булачак язучы шул ук төбәкнең Кадер авылында җидееллык мәктәптә бер ел балалар укыта. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтеңдә була, бер үк вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963-1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидениесендә балалар өчен тапшырулар режиссеры булып эшли. 1965 елның көзендә Татарстан Мәдәният министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы берьеллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә. Аны тәмамлагач, Батулла ун елга якын Казанда Курчак театрында, соңрак Мәдәният институтында режиссер, режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер булып эшли. 1977-1979 елларда ул янә Мәскәүдә: Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлап кайткач, театр училищесында укыта.
Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы әсәрләре, бер пәрдәлек пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидениедә, Курчак театры сәхнәләрендә узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. 1966 елда аның беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Язучы туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-кортларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңеленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. «Үлемсез егет», «Йолдызлар һаман исән», «Куян ба-ласы Наян», «Тычкан баласы Чикыл», «Алтын куллы Гөлчәһрә», «Ташсуар патша», «Карачкы Каратай», шулай ук «Алып батыр маҗаралары», «Ак бүре» кебек әкияти хикәяләр әнә шундыйлардан, «Ак бүре» әкияте өчен 1988 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге бирелә.
Батулла психологик пландагы реалистик хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралары белән дә укучыларга яхшы таныш. Бу төр әсәрләр аның «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Ташламам, жанкисәгем» (1980), «Чебен гөмбәсе» (1985) исемле җыентыкларына тупланган.
Әдип иҗат эшчәнлегенең бәрәкәтле тагын бер өлкәсе — драматургия. Иҗатының беренче чорларында ул күбрәк Курчак театры өчен яза («Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай», «Тылсымчы белән Сихерче» һ.6.). Зурлар өчен исә әдипнең дистәдән артык драма һәм комедияләре бар. Аларның һәммәсе диярлек татар театры сәхнәләрендә уйнала («Туйлар узгач», «Өчәү юлга чыктык», «Кичер мине, әнкәй!», «Ак күгәрченнәр», «Сөйгән ярым ятка кала», «Исәп-хисап», «Сират күпере» һ.б.). Гаиләдә әхлак, бала тәрбиясенә кагылышлы драматик һәм комик ситуацияләрне үз эченә алган һәм 1979 елда Татар дәүләт академия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы ун ел буе сәхнәдән төшмичә уйнала. Батулланың сәхнә әсәрләре бүген дә күп кенә театрларның репертуарында лаеклы урынны алып тора. 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында драматургның «Җимерелгән бәхет» һәм «Ана каргышы» исемле пьесалары махсус бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Узган гасырның сиксәненче еллар урталарыннан Батулла прозаның эрерәк жанрларына да игътибарын арттыра. Сугыш чоры татар авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән «Юл буенда зәңгәр чәчәк» (1990) романы, Казан ханлыгы чорына багышланган «Сөембикә» (1992), Тукай шәхесенең соңгы көннәрендәге катлаулы эчке кичерешләрен үзенчә фаразлап гәүдәләндергән «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» (1996) роман-кыйссалар әдипнең иҗади офыклары киңәя һәм тирәнәя баруы турында сөйлиләр. «Юл буенда зәңгәр чәчәк» романы өчен аңа 1991 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемеңдәге әдәби бүләге бирелә.
Р.Батулла — күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләт хадиме, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985); туксанынчы елларда Татарстанның дәүләтчелеге һәм мөстәкыйльлеге өчен көрәш көннәрендә милли хәрәкәтнең алгы сафында атлап барган фидакарь шәхесләрнең берсе. Ул — хөр фикерле, туры сүзле, халык алдында сөйләү маһирлыгына ия кеше, оста оештыручы. Әле тоталитар режим шартларында ук ул Казанның Актерлар йорты каршында «Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе» (ШТМ) дип аталган сатира театры оештырып, ике дистә еллар дәвамында аны җәмәгать тәртибендә яшәтеп килде; үзе язган сценарийлар белән бик күп артистларның, язучыларның, композиторларның һ.б. сәнгатькәрләрнең иҗат кичәләрен тамашага куйды; режиссер буларак театрларда утызга якын пьесаны сәхнәләштерде, меңнән артык телевизион тапшыруга актер, режиссер, алып баручы, сценарий авторы сыйфатында катнашты. 1963 елдан алып хәзергәчә ул телевидение экраны аша балаларга әкиятләр сөйләвен дәвам иттерде, зурлар өчен «Батулла дәресләре» дигән исем астыңда тарихи, әдәби-мәдәни темаларга тапшырулар циклы алып барды.
Батулла төрекчәдән тәрҗемә китаплары, сәяхәтнамәләр (Төркия, Америка, Финляндия, Германия, Кытай, хаҗга барулары турында), күренекле шәхесләр тормышына бәйле фольклор һәм китаби мәзәкләр тупланмасы («Тузга язмаган хәлләр» җыентыгы, 1997), Коръән тәфсиренә кагылышлы хезмәтләр, татарның мәшһүр шәхесләре (Б.Урманче, Н.Исәнбәт, К.Тинчурин, С.Хәким, Ә.Авзалова һ.б.) турында тарихи-әдәби документаль очерклар авторы буларак та киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм.
Язучы Рабит Батулла «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Р.Батулла — 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Төп басма китаплары
Исемем минем Дүрткүз: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 83 б. — 15000 д.
Каникуллар дәвам итә…: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 97 б. — 15000 д.
Могҗизалы тамаша: мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 96 6. — 11000 д.
Уйларымны кеше белсен: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969.— 112 6.— 10000 д.
Пәһлеваннар иле: курчак театры өчен пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 95 6. — 3000 д.
Ташламам, җанкисәгем: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 168 б., — 15000 д.
Серле сандык: маҗаралы әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 166 б. — 15000 д.
Чебен гөмбәсе: кече күләмле сәхнә әсәрләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 208 6. — 8500 д.
Алып батыр маҗаралары: тылсымлы әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 159 6.— 15000 д.
Кичер мине, әнкәй!: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 440 6. — 15000 д.
Юл буенда зәңгәр чәчәк: роман-кыйсса. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 350 6.— 15000 д.
Сөембикә: роман-кыйсса. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 415 б. — 13000 д. Кылдан нечкә, кылычтан үткен: кыйсса. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 143 6.— 5000 д.
Тузга язмаган хәлләр: язучылар, артистлар, музыкантлар, гыйлем ияләре тормышына бәйле мәзәкләр, гыйбрәтле вакыйгалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 447 б. — 7000 д.
Бармакбаш: хикәятләр, әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 29 б. — 5000 д,
Елантау: әкиятләр, маҗаралы хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 535 б. — 2000 д.
Урыннары җәннәттә булсын. — Казан: Рухият, 2007. — 992 б. — 1500 д. Әсәрләр: 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 1750 д.
1 т.: сәнгатьчеләр һәм әдәбиятчылар турында мәкаләләр / кереш сүз авт. Ф.Хатыйпов. — 463 б.
2 т.: публицистик язмалар, сәяхәтнамәләр, дин һәм тормыш-яшәешебез турында мәкаләләр. — 432 б.
3 т.: публицистика, хикәяләр, пьесалар. — 431 6. (Рус телендә.)
Сайланма әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 2000 д.
1 т.: тарихи шәхесләр, замандашлары турында сөйләкләр, фаҗигале язмалар. — 446 6.
2 т.: тарихи шәхесләр, замандашлары турында сөйләкләр, фаҗигале язмалар. — 367 6.
3 т.: кече күләмле сәхнә әсәрләре. — 399 6.
4 т.: Иреккә чыгасы уйлар: хикәяләр, тарихи әсәрләр. — 478 б.
5 т.: кыйссалар. — 400 6.
Великий мор. — Казань: Җыен, 2007. — 222 с. — 200 экз.
Дәүләт Н. Русия төркиләренең милли көрәш тарихы. — Казан: Милли китап. 1998. — 399 б. — 1000 д.
Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмалары. — Казан: Мәгариф, 2000. — 576 б. — 10000 д.
Прости меня, мама!: грустная комедия / пер. с татар. Д.Мелведенко. — М.: ВААП, 1981. — 73 с. — 22000 экз.
Сын — Журавль: сказки / пер. с татар. Э.Умерова. — М.: Малыш, 1983.— 24 с.— 150000 экз.
Не пророчество, а явь…: открытое письмо татарского писателя русскому поэту Валентину Устинову. — Казань: Милли китап, 1998. — 23 с. — 1000 экз.
Сююм-бике — царица Казанская: роман / пер. с татар. Р.Валиева. — Казань: АРТ, 2001. — 271 с. — 3000 экз.
Вәлиев М. Тукайлар рухы // Казан утлары. — 1990. — № 7. — 145-151 б. Мингалим Р. Эш күрсәткән ирне ил онытмас // Шәһри Казан. — 1995. — 14 апр.
Рабит Батуллага — 60 яшь: альбом-буклет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 30 6.
Батулла Р. Каләм яза, кәгазь түзә…: язучының куен дәфтәреннән // Казан утлары. — 1998. — № 3. — 84-110 б.
Морат Г. Савылсын бәгырь // Казан утлары. — 1998.—№ 3. — 80-83 6.
Фәйзуллин Р. Бар шундый бер Батулла… // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр.— 4 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 151-158 б.
Рахман Р. Сәнгать әсәре — нәрсәгә дә булса дәгъва // Мәгърифәт. — 1998. — 4 апр.
Нигъмәти И. Халкыбызның игелекле улы // Шәһри Казан. — 1998.— 10 апр.
Хисмәтулла Р. Аксакаллылык // Шәһри Казан. — 2003. — 21 март.
Шәрипов Р. Батулла дәресләре // Ватаным Татарстан. — 2003. — 18 апр.
Батулла Р. Без барыбыз да балачактан: истәлек // Татарстан яшьләре. — 2004. — 1 июль.
Вәлиев Р. Яшибез әле без… // Мәйдан. — 2004. — № 5.— 16-21 б.
Кәрами Р. Иҗатташларым // Казан утлары. — 2004.—№ 9. — 163-167 6.
Шәрипов Р. Батулла дәресләре // Татарстан яшьләре. — 2006. — 30 март.
Хатипов Ф. Тарихта калган якты нур // Шәһри Казан. — 2006. — 31 март.
(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз.
Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)
Ищем педагогов в команду «Инфоурок»
Описание презентации по отдельным слайдам:
КРОССВОРД К Ө Р Т Л Е К Б А К Ч А Ч И К Л Ә В Е К А В Г У С Т У Р М А Н Т А Л П А К Ь Г Ө М Б Ә www.themegallery.com
БИОГРАФИЯ БУЕНЧА СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРӘБЕЗ 1) Рабит Батулла кайда туган? (Рабит Батулла Зәй районының Олыҗы авылында туган.) 2) Ул күбрәк кемнәр өчен иҗат итә? (Күбрәк балалар өчен иҗат итә.) www.themegallery.com
Я Л М И Н У Т Ы www.themegallery.com
Эх! сөйләшә белсәң иде. Бичаракай ялгыз каен. Киңәшләреңне тыңларга Барыр идем яз саен. И, кешеләр тыңлагызчы, Корытмыйк яшеллекне, Табигатькә карата да Булыйкчы кешелекле. www.themegallery.com
Курс профессиональной переподготовки
Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе
Курс повышения квалификации
Охрана труда
Курс профессиональной переподготовки
Охрана труда
Номер материала: ДВ-572906
Международная дистанционная олимпиада Осень 2021
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
В школе в Пермском крае произошла стрельба
Время чтения: 1 минута
Минпросвещения объявило конкурс «Учитель-международник»
Время чтения: 1 минута
Новый ГОСТ на окна с защитой для детей вступает в силу 1 ноября
Время чтения: 1 минута
Минпросвещения планирует прекратить прием в колледжи по 43 профессиям
Время чтения: 1 минута
Минтруд предложил проект по реабилитации детей-инвалидов
Время чтения: 1 минута
Стартовал сбор заявок на студенческую олимпиаду «Я — профессионал»
Время чтения: 2 минуты
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Рабит Батулла татарның интим йолалары турында: кияүнең тишек коймагы һәм сөннәтчеләр
«Кояшка карап „печ“ итәргә ярамый!»
Рабит абый аңлатканча барган кебек булсак та, икенче урамга кереп киткәнбез. Ул капка төбендә көтеп торам дигән иде, ничә капка төбен узгач та каршы алучы булмады. Кире борылып килдек, шулай итеп урамны урадык. Шунысы кызык: кайбер капкалар ачык иде.
Ак «кояшлар» ясалган зәңгәр капка төбендә таякка таянган Рабит абый каршы алды. Рабит абый сүзен авыл йолаларын аңлатудан башлады. Менә аның капкасы ачык, әнә күршеләрнеке дә ачык, ә икенче күршеләрнеке ябык. Капка ачык булса гына ул йортка керергә ярый. Капка ябык икән, кеше өйдә булса да, керергә ярамый: законы шундый. Иртән торгач ук хуҗалар капканы ачып куя. Ябык икән, шакып борчып йөрү тыела.
Чыршы авылында күренекле татар артисты Ситдыйк Айдаров, юмор остасы Шәмси Закиров, язучы һәм композитор Мәсгудә Шәмсетдинова яшәгән. Рабит абый һәрнәрсә турында риваять сөйли ала кебек. Ул шунда ук игътибарны капкадагы «кояш»ка юнәлтте. «Кояш билгесе бик еракларга барып тоташа. Ул Мисырдагы кояш алласы Рага кадәр барып җитәдер. Халык аны аңламый да, әмма эчендәге геннарын саклый. Кояшка карап „печ“ итәргә ярамый. Кыш көне йомышың булса, карны тапта, йомышың йомышла да күмеп калдыр. Ул — кояшка хөрмәт. Аннан соң бу капканы „урыс капкасы“ диләр. Ул дөрес түгел, урыста андый капка юк. Ул — „ырыс капка“. „Ырыс“ — бәхет дигән сүз. Балтач якларындагы капкаларны күрсәгез… Агачтан ефәктән үргән кебек ясыйлар», — дип сөйләде ул.
Ни өчен кызлар Бауман урамы буйлап кендеккә бриллиант тагып йөри?
Шуннан соң гына ишегалдына уздык. Ул чәчәккә, җимеш агачларына күмелеп утыра, алма исләре килә. «Монысы Рузия җиңгәгезнең офисы инде», — ди Рабит абый. Ул шунда гына бер тапкыр хәләл җефетен исеме белән атады. Аннан соң гел «әнисе», «җиңгәгез» дип сөйләде. Исем яшерү дә татарларга хас гадәт — Рабит абый да хатынына исеме белән мөрәҗәгать итми.
Ишегалдына кергәч тә, сул якта мунча урнашкан. Безнең якларда ул гадәттә өй артында, бакча башында була. Мунчаның урам якта урнашуы да — авыл йоласы. Тәрәзәләре ишегалдына карап тора.
Мунча, әлбәттә, аерым игътибарга лаек.
Мунчага килеп җиткәндә бер тапкыр «эхем, эхем» (тамак кырырга яки ютәлләгән кебек итәргә) дияргә, ишек төбенә килеп җиткәч, тагын бер тапкыр «эхемләргә» кирәк. «Кеше бар әле монда», димәсәләр генә керергә ярый. Мәсәлән, мунчага күршеләрне чакырганнар, ә мин белмим, шуңа керә ютәлләгән итеп, сигнал бирәм. Алар бит инде кеше күзенә күренергә теләмәгән рәвештә була», — ди Рабит абый.
Ул «эхемләүгә» бәйле риваять тә бар икән. Мунчада җен-пәриләр туй ясап ята. Шул тавышны ишетүгә алар да качып өлгерә, ә пәриләрне күргән кешегә паралич суга икән. Кешене шулай итеп куркытканнар, ә чын сәбәбе шул — мунчада башка кешенең өстенә килеп кермәү. Гомумән, андый сигналлар бездә тагын да бар: капка келәсе тавышы, ишек төбендә тыпырдап алу.
Кыш көне ишек төбендә аяк киеменнән карны каккан итенәсең, ул да — сигнал. Кешеләр өйдә йә самогон куып ятадыр, йә мәхәббәт белән шөгыльләнәдер. Кешене кыен хәлгә куймас өчен сигналлар бар, — ди Рабит абый.
Баумандагы кызлар юха елан түгел — кендекләре бар
Рабит Батулла бер риваять тә сөйләде. Надир исемле ханның өч улы булган. Олы улы бер кызга өйләнә дә, ике-өч көннән үлә. Төркиләрдәге гадәт буенча хатын икенче улына күчә. Малны, бирнәне җибәрмәс өчен шундый система гамәлдә була. Икенче малай да үлә. Соңгы малай кала бит инде. Хан нишләргә белмәгәч, аксакалларны җыя. «Киленең юха еландыр», — дигән фараз чыгаралар. Нәрсә ул юха елан? Елан йөз ел яшәсә, аждаһага әверелә, ә аждаһа мең ел яшәсә, бик чибәр кызга әверелә. Ничек тикшерергә? Еланнар йомыркадан туа, шуңа күрә аларның кендеге булмый, димәк, кызның да кендеге булмаска тиеш. Хан бик эссе итеп мунча ягарга куша, бер тамчы су калдырмый. Кереп чишенә башлагач, егет кызның кендеге булмавын күрә дә, хәтәр эссе мунчада бикләп куя. Соңыннан мунча ишеген ачкач, тоткага елан уралган була.
Кызның кендеге булмаса, ул — юха елан. Ни өчен кызлар Бауман урамы буйлап кендеккә бриллиант тагып йөри? «Мин юха елан түгел, миңа өйләнегез», — диләр инде алар, — дип елмайды әңгәмәдәшем.
Кияү коймагы кайчан тишек була?
Бездә тагын «кияү мунчасы» дигән төшенчә бар, ул «кияү коймагы» белән бергә йөри. Менә ул каян килеп чыккан һәм кияүгә нигә нәкъ менә коймак пешергәннәр? Бу йоланың асылы минем өчен яңалык булды.
Кияү белән кыз мунчага кереп китә, анда бит инде сексуаль әйберләр дә була. Кызның кыз булмавы ачыклана. Ир-егет берни дә эндәшми, хатынны ярата, туйны бозарга теләми, гауга куптармый. Мунчадан чыгуларына кияү коймагы әзер була. Кияү коймакны бөкләп төрә дә уртасыннан тешли, уртасы тишек коймак барлыкка килә. Шул тишек коймакны самавыр янына төпсәгә кыстырып куя. Ул «Сезнең кызыгыз кыз түгел иде, әмма мин аның белән яшәргә риза» дигәнне аңлата. Ул бер сүз әйтми, ләкин ана кеше шуннан аңлый. Менә шул тишек коймак кияү коймагы була инде, — дип сөйләде Рабит абый.
Кызык булып китте: хәзер ул тишек коймаклар буенча статистика нинди булыр иде икән?
…Бик нечкә серләр ачылмасын өчен ул йола гади коймак ашауга әйләнеп калгандыр инде. Тишек калдырып маташмыйлар, рәттән ашыйлар…
Рабит абыйның мунчасы белән таныштык та мунчадан чыктык. Өй артында агачлык бар. Агачларны гаилә башлыгы үзе утырткан. Нарат, усак, чикләвек агачлары уртасында шашлык урыны, ял итү мәйданчыгы бар. Кызыл тәлгәшләре авырлыгыннан сыгылган миләш агачы утыра, Урман юлында бакчада кура җиләге, рәйхан гөле, тәмләткечләр, гөлҗимеш, слива агачлары күзгә чагылды.
Мари, чуваш, удмурт, керәшеннәр урман эчендә утыра. Ә татарларда әллә кайдан күренеп торган агачлык — зират кына. Мөселманнарда зиратта агач утыртылмый. Бездә зиратта агачлар үсә. Татарның урманга тартылышы шул. Белмим, нәрсәдән киләдер ул, — ди Рабит абый.
«Мин түрә түгел, әмма чабатаны түргә элеп куйдым»
Хуҗалык мәйданнарын урап чыккач, музей ишеге төбендә тукталдык. Музей дигәне — хуҗаларның иске йорты. Ул йорт инде җитмеш ел элек салынган. Батуллалар гаиләсе анда ундүрт ел яшәгәннән соң, яңа йортка чыккан. Барлык тарихи мирасны Рабит абый шул йортта саклый. Рузия апа безгә җылы башмаклар һәм оекбашлар чыгарып бирде, музейның эче җылытылмый, идәннәр дә салкын. Йортның ишек төбендә үк баскыч бар. Баскыч та берәр йола белән бәйледер инде ул. Анысы турында сүз булмады. Йортка керү өчен баскычтан менәргә кирәк. Татар халкы аяклары сызлаган карт әбиләрне юкка гына баскычлар белән аптыратмыйдыр инде.
Без музей дисәк, Рабит абый ул бинаны ядкәрханә дип атый. Аңа килеп керү белән йөз ел элек сугылган келәмгә басабыз. Алачыкта сарымсаклар эленеп тора, элеккеге кызыл бензопила тора.
Турыга бусага аша кергәч, мич аралыгы, аннан узгач — ак өй. «Бу — XIX гасырдагы традицион агач йорт. Кунак бүлмәсе ягы ак өй дип атала, икенче якта аш бүлмәсе, ул минем эш бүлмәсе иде», — ди Рабит абый. Астагы өч бүрәнә зәңгәргә буялган. Мондый хәлне күп йортларда күрергә була.
Бүлмә уртасында бишек эленеп тора, диварлар тастымаллар белән йөгертелгән, уң якта — сәке, сул якта гармуннар тезелеп киткән, түрдә — өстәл. Түрдәге өстәлдә баш киемнәре тора. Рабит абый шуннан бер бүрекне алып киде. Ул — Батулла образы, Рабит абый гел шул бүректән күз алдына килә иде. Өстәлдә тагын, бер бүрек, кәләпүш, ике түбәтәй тора. Рабит абый ялтыравыклы бизәкләр, төймәләр белән бизәлгән ак түбәтәйне кулына алды:
Мин мондый мишураны яратмыйм, ул арзан күренә. Ансамбльләрдә киеп чыгарга ярый, тик мин кимәс идем, — ди Рабит абый.
Икенче түбәтәй кара-зәңгәр төстә, ука белән чигелгән.
Монысын да кимим мин, ул артык бизәкле, ир кешегә чуар килешми.
Баш киемнәре янында кызыл тышлы альбом тора, аның эчендә фотолары юк инде, форзацта төрле төстәге ручка белән теләкләр язылган. Рабит абый Мәдәният институтында укытканда, студентлары бүләк иткән булган. Шунда ук түрдә ике тәрәзә арасында чабата эленеп тора.
Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. Мин түрә түгел, әмма чабатаны түргә элеп куйдым. Бу инде карамадан ясалган 45нче үлчәмле чабата, — ди ул. Чабаталар өстендә төймәле счет эленеп тора.
«Күпме туйлар үткәргән инде бу гармуннар…»
Тәрәзә башында һәм уң як диварның өске өлешендә түрләмә яки өленге эленгән. Алар кулдан чигелгән чәчәкләр белән бизәлгән. Ак тукымадагы төсле чәчәкләрнең төсе бер дә үзгәрмәгән кебек, юкса, ничә еллар, күпме куллар… Диварларда тастымаллар, кулъяулыклар эленеп тора. Аларның һәрберсенең «паспорты» бар. Кайда, кайчан һәм тарафыннан ясалган яки кем бүләк иткәне язылган. Урал ягыннан кайткан тастымаллар да бар.
Аннан соң — сөлгеләр. Сул як диварда гармуннар өстендә эленеп торган сөлге 1910 елда ясалган. Аны 2000 елда Кукмара районындагы Сабантуй батыры бүләк иткән булган. Аның төсе дә уңмаган, ак белән кызыл төсләр дә кушылмаган. Андый озын сөлгене мунчадан чыккач уралып утыру өчен мәҗлесләрдә алъяпма буларак кулланганнар. Ул киндердән эшләнгән, чөнки киндер генә батырларның гайрәтенә чыдам булган. Янында гына мамыктан эшләнелгән сөлге дә бар. Чынлыкта исә бу бинада бик күп кешенең тарихы саклана…
Гармуннар тезелеп торган сәкедә һәм аяк астында төрле төстәге буй сызыклардан торган келәм. Безнең якта аны намазлык дип тә атыйлар. Ул иске киемнәрне сүтеп алынган җептән ясалган. Аның янында йоннан ясалган коңгырт келәм. Ишек читендә шадра сөлгеләр. Сул як диварда көзге бар, аның янында гына нагайка эленеп тора. Ул — уникедән үрелгән камчы. «Ир-бала тугач та, ата камчы үрә башлый. 18 яшенә җиткәч, балага бүләк итә», — ди Рабит абый.
Хәзер гармуннарга килеп җиттек. Барысы да — бүләк. Беренчесе — колхоз бүләге, икенчесе — Шәмси Закиров коллективы бүләге, «әти гармуны», шагыйрь Мөхәммәт Мирза (иск. — чын исеме Илфак Ибраһимов) бүләге. Соңгы икесе бигрәк тә үзенчәлекле — авыл остасы кулдан ясаган гармуннар. Ул бабай үлем түшәгендә ятканда Рабит абый гармун ясавын сорап килгән булган. «Терелсәм, бушка ясап бирәм», — дигән булган, ләкин насыйп булмаган. Ул бабайның хатыны ике гармунны Рабит абыйга тапшырган. Тулысы белән кулдан эшләнелгән гармун. Искиткеч! «Савап булып ирешсен», — дип Рабит Батулла гармунны сузды. Икенчесен: «Ах, менә монысын яратам инде, — дип дип кулына алды. — Күпме туйлар үткәргән инде бу гармуннар…»
«Тыңлап карыйк әле юри генә»
Гармуннардан соң тәрәзә буенда көнбагыш, киндер мае чыгару өчен киле, җиз киле, кабалар, кымыз ясый торган гөбе тезелеп киткән.
Түрдә уң якта — музыкаль почмак. Анда курай, сыбызгы, сорнай һәм кубыз эленеп тора. Сорнай тавышы минем өчен бик үзенчәлекле булып тоелды. Шул ук музыкаль почмакта минем кечкенә вакытка инде туры килмәгән музыка механизмы — патефон тора. Гел кызыгам шуңа. Рабит көйләп җибәрде дә, Әлфия Шакирова башкаруындагы «Алмакай» җыры агылды. Пластинканың икенче ягында «Әтнә районы колхозчылары хоры», «Йолдызым»», — дип язылган. «Тыңлап карыйк әле юри генә. Моны тыңлаганым юк иде», — дип бала-чага кебек шатлана-шатлана, Рабит абый пластинканы әйләндереп куйды. Музыка уйнап калды, без чыгу юлына юнәлдек.
Ишектән сул якта диварда төпле ирләр ыштаны эленеп тора, ул «п» хәрефе формасында ясалган. Элек джинсы булмаган, «анда булган әйберләр сулыш алсын өчен» шундый ыштан кигәннәр. Рабит Батулла шулай диде.
Бишек калды. Кабык бишек эчендә Коръән китабы тора, бишек буш торырга тиеш түгел дигән әйтем бар. Бишекнең бер читеннән идәнгә таба җеп эленеп тора. Рабит абый урындык китереп куйды, утырды, шул җепне аякка киеп куйды да, бишекне тирбәтеп күрсәтте.
Кул буш була. Хатын-кыз үзе сөйли, үзе бала тирбәтә, үзе бияләй бәйли яки чигә — туктаусыз иҗат һәм эш бара, — ди ул.
Аннан соң мич торган аралыкка чыктык, анда эскәмиядә итек басучы кораллары, Совет чоры үлчәве тора. «Бу теге алдалый торган үлчәү инде», — ди Рабит абый. Алары миңа да таныш әле. Диварда төрледән-төрле җиһазлар эленеп тора: гади көянтә, каз көянтәсе, атлама таяк, алты һәм сигез тишекле ат дагасы, шөлдер, иләк, чыбыркы, угыч, урак, чалгы, агачтан ясалган ат тәгәрмәче, агач чана, борау, чүкеч, ыргак, чылбырлар…
Кайчандыр Рабит абыйның эш бүлмәсе булган якка уздык. Монда да бүлмә уртасында талбишек эленеп тора.
Монда безнең кодагый һәм минем килен үскән, — ди Рабит абый. — Мин бу бүлмәдә бик күп әйберләр яздым.
Сул як диварда мөселман җөмһүриятләренең дәүләт флаглары эленеп тора. Ике тәрәзә уртасында эш өстәле урнашкан. Өстәлдәге лампаның керосины да бар әле. Диварда агач читле элеккеге көзге эленеп тора. Почмакта тәрәзәле шифоньер тора. «Монысы архив кебек инде, әмма анда әллә ни байлык юк, ә монда бер генә әйбер бар», — дип ул икенче шкафны ачты. Анда шытырга төрелгән кәгазьләр — «Сөембикә» романының кулъязмасы…
Рабит Батулла музееның киләчәге караңгы
Музейның киләчәге билгесез. Рабит абый бу йортны сүтәргә ниятли. Төзекләндерүдән файда юк, яңаны салу кулайрак булыр иде.
Әйберләрне район музеена җибәрәм. Берәр спонсор булса, бәлки берәр җае табылыр. Хәзер йортны сүткәч, һәрберсен киптереп, таслап әзерләп куям. Бу йорт инде озакламый мунчага утын булып кына кала, — ди ул.
«Профессиональ сөннәтче баба йөзенче балага малайның „кәлләсенә“ кыл салырга тиеш»
Рузия апа өйдә коймак белән көтеп тора иде. Тагын теге кияү коймак искә төште, Рабит абый өчпочмаклап төреп, уртасыннан тешләп куйды да, уртада тишек калды. «Менә шундый була», — дип елмаеп куйды. Мин кияү коймагының да нинди икәнен күрдем.
Өстәл артында утырганда югалган йолалар турында тагын бер кат сөйләштек. Бер өстәл артында утырып ашау гадәте, малайлы өйдә эленеп торган каеш белән чыбыклар искә алынды. Аннан соң Рабит абый сөннәтче бабайлар турында турында сөйләде. Аларга кагылышлы бик куркыныч йола бар икән.
Тагын бер риваять бар, — дип куйды Рабит абый. — Профессиональ сөннәтче баба йөзенче балага малайның «кәлләсенә» кыл салырга тиеш. Кыл буа, шешә һәм бала сия алмыйча үлә. Ул бик кырыс әйбер.
Бу әйбер хорафатларга барып тоташа, алай эшләмәсә, сөннәтче бабаның үзенә фаҗига килә дигән ышану бар. Үземнең малай тугач, мәчеткә бардым, бер мулла белән килештек. Шуннан минем янга бер егет килде дә: «Аның йөзенче кыл булырга тиеш. Сак бул», — ди. Шуннан ул муллага бармадык.
Рәсим Сәлахов — йөзенче кылдан исән калган кеше. Сөннәтне ясагач, абыйсы сизенгән һәм баланы алып табибка чапкан, шулай итеп Рәсимне алып калган. Башка бер мөселман халкында да юк андый күренеш, — ди ул.
Тамактан коймак та көчкә үтте.
Бик рәхәт, кызыклы һәм зирәк кеше ул Рабит абый, аның белән бөтен темага сөйләшеп була кебек. Ядкәрханә дә — аның тырышлыгы, ул әйберләргә дә тиешле урын табылсын иде.