Бер ярты сэгатьтэн сон индиана бу палатада

Рабочая программа по родной(татарской) литературе

Туган ( татар ) теленнән

2017/18 нче уку елы өчен эш програмасы

Белем бирү дәрәҗәсе (сыйныф): төп гомуми белем, 8 нче сыйныф

Эшләде: Сабирова С.Р., беренче квалификацион категорияле

Методик берләшмә җитәкчесе:

___” ___________ 2017 ел.

Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Закирова Л.Н. .

___” ___________ 2017 ел.

Барысы 105 сәгат ь; атнага 3 сәгат ь

Планлаштырылган язма эшләр:

Диктантлар – 8 (4се контроль)

Изложениеләр – 4 (2се контроль)

Шулардан административ контроль дәресләр- 1 сәгать.

Туган(татар) теленнән эш программасы түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

1.ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының төп һәм гомуми урта белем мәктәпләре өчен “Ана теле” һәм “ Әдәбияты” фәннәреннән үрнәк программаларны раслау турында № 933/14 (24.02.2014) боерыгы.

2.ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының “Федераль дәүләт стандартлары нигезендә мәктәптә ана теле һәм әдәбияты укыту турында” №17291/14 (04.09.2014) хаты.

3. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган үрнәк программа (“Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа”, V – IХ сыйныфлар өчен, Г. Р.Галиуллина, М.М.Шәкүровалар авторлыгында, 2013 ел).

Дәреслек : Татар теле.8 сыйныф:татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов.-Казан: Татар кит. нәшр., 2015”

1.Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту

методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

2.Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

3.Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2002, 2008

Укучыларның белем, осталыкларына таләпләр

Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.

Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.

Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.

Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләркертә) алу.

Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.

Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.

Программа нигезендә дәресләрнең эчтәлеге.

Программа нигезендә үтелергә тиешле төп темаларга дәресләр бүленеше түбәндәгечә:

Тел һәм тел гыйлеме – 1

Үткәннәрне искә төшерү( фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология) – 1

Гади җөмлә синтаксисы – 2

Диалог һәм монолог, туры сөйләм һәм кыек сөйләм – 4

Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язмада бирелеше, тыныш билгеләре – 4

Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү – 2

Туры сөйләмле җөмләзгә синтаксик анализ ясау – 2

Иярчеле кушма җөмлә, аның төрләре, алар эчендә тыныш билгеләре, иярчен җөмләләрнең синонимлыгы – 22;

Катлаулы төзелмәләр – 2;

Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр:

катнаш кушма җөмләдә компонентларны бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре – 6

Катлаулы төзелмәләрне кабатлау, синтаксик анализ ясау – 6;

Дәрес эчтәлеге элементлары

Тел һәм тел гыйлеме, аның тармаклары, төрки телләр гаиләсе турында төшенчә.

Кабатлау. Гади җөмлә төрләре, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, алар арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, аларның белдерелүе һәм җөмләдәге урыны; гади җөмлә ахырында һәм уртасында куела торган тыныш билгеләре.

Кабатлау. Җөмлә кисәкләре. Шартлы билгеләрдән файдаланып, җөмләләргә сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан анализ ясау.

Үткәннәрне искә төшерү: Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология.

БСҮ. Үтелгәннәрне кабатлауга тикшерү диктанты

Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә.

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

Туры сөйләмле җөмләгә анализ ясау тәртибе

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

Кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерү

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә, кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерүгә күнегүләр

Туры һәм кыек сөйләм” темасына контрол ь диктант

Монолог турында төшенчә. Кешенең эчке кичереш-хисләренә нигезләнеп, бер вакыйганы сөйләү һәм язу.

К абатлау. Монологларны анализлау.

СҮ. Текстта туры сөйләмне куллануга изложение язарга әзерләнү.

СҮ. Текстта туры сөйләмне куллануга изложение язу.

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

Кушма җөмләдә гади җөмлә чикләрен билгеләү

Практик эш. “Кушма җөмләләр” темасына күнегүләр. Кушма җөмләләрне тиңдәш хәбәрле гади җөмләләр һәм аерымланган иярчен кисәкле гади җөмләләрдән аеру

СҮ.»Кушма җөмлә» темасы буенча диктант.

Тезмә кушма җөмлә һәм аның төрләре – 6

Тезмә кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә төрләре

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә төрләре, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар

Тезмә кушма җөмлә эчендә үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Тезмә кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү.

Тезмә кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү. Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

СҮ. “Тезмә кушма җөмләләр” темасына мөстәкыйль эш

Иярченле кушма җөмлә – 26

Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр. Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә бирү.

Иярченле кушма җөмләнең төзелеше. Синтетик иярчен кушма җөмләләр

Синтетик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чаралар, алар янында тыныш билгеләре.

Практик эш. “Синтетик иярчен кушма җөмләләр” буенча күнегүләр эшләү.

СҮ. “Синтетик иярчен кушма җөмләләр” темасына изложение язарга әзерләнү

СҮ. “Синтетик иярчен кушма җөмләләр” темасына контроль изложение язу.

Аналитик иярчен җөмләләр, аларда бәйләүче чаралар, баш һәм иярчен җөмләләрнең урыны.

Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

Практик эш. “Аналитик иярчен җөмләләр” темасына күнегүләр эшләү

Практик эш. “Аналитик иярчен җөмләләр” темасына күнегүләр эшләү

Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы

Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрнең синоним парларын төзү.

Аналитик һәм синтетик җөмләләр” темасына контроль диктант

СҮ. Хаталар өстендә эш. Диктантларга анализ.

Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмләләр: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре.

СҮ. Картина буенча сочинение язарга әзерләнү. (А.М.Родионовның “Икмәк” картинасы буенча)

СҮ. Картина буенча сочинение язу (А.М.Родионовның “Икмәк” картинасы)

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмләләр: иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Иярчен аергыч һәм иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре.

Иярчен аергыч һәм иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләләр: иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.

Практик эш. Иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч җөмләләр буенча күнегүләр эшләү

Иярчен вакыт һәм урын җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре.

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләле кушма җөмләләр: иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.

СҮ. Өйрәнгән иярчен җөмләләрне язма сөйләмдә куллануга сочинение”Туган авылым” (“Туган авылым табигате”)

Иярчен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре.

Иярчен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләле кушма җөмләләр: иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре

Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре.

Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләле кушма җөмләләр: иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре

Практик эш. Иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен сәбәп, иярчен максат җөмләләр буенча күнегүләр эшләү.

СҮ. Өйрәнгән иярчен җөмләләрне сөйләмдә куллануга изложение язарга әзерләнү

СҮ. Өйрәнгән иярчен җөмләләрне куллануга изложение язу(контроль)

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төре.

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмләләр: иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау: җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

СҮ. “Иярченле кушма җөмләләр” те масына грамматик диктант

Катлаулы төзелмәләр – 15

Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Күп иярченле кушма җөмлә һәм аның төрләре.Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Практик эш. Тиңдәш һәм тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү

Практик эш. Тиңдәш һәм тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре

Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә:компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

«Күп иярченле кушма җөмләләр» темасы буенча күнегүләр эшләү, синтаксик анализ ясау.

СҮ. Күп иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллануга сочинение язарга әзерлек.

С Ү. Сөйләмдә күп иярченле кушма җөмләләрне куллануга контроль сочинение язу

СҮ. Сочинениегә күмәк анализ ясау

Катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә бирү. Катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

Катнаш кушма җөмләләр буенча күнегүләр эшләү.Схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.

Тезем. Теземнәрне дөрес интонация белән уку, тыныш билгеләрен куярга өйрәнү

Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау, схемаларда күрсәтү, синтаксик анализ ясау

СҮ. Катлаулы төзелмәләрне өйрәнүгә диктант

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация, тыныш билгеләре — 6

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация, тыныш билгеләре

Нокта, сорау, өндәү билгеләре кую очраклары

Күп нокталар, куштырнаклар кую очраклары

Өтер, нокталы өтер куела торган очраклар

Ике нокта, җәя һәм сызык куела торган очраклар.

Практик эш. Тыныш билгеләре кую буенча күнегүләр эшләү.

СҮ. Беркетмә турында төшенчә бирү. Үрнәкләр белән танышу.

СҮ. Эш кәгазьләре. Беркетмә язу

Синтаксис һәм пунктуация» бүлеген гомумиләштереп кабатлау – 3 сәг.

Иярченле кушма җөмлә төрен кабатлау га күнегүләр

Кушма җөмләләргә синтаксик анализ

“ Синтаксис һәм пунктуация» бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

«Синтаксис һәм пунктуация» бүлеген өйрәнүгә диктант язу.

СҮ. Хаталар өстендә эш. Диктантларга анализ.

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау — 5

Ел буена үтелгәннәрне кабатлауга күнегүләр эшләү

«Тезмә кушма җөмләләр, иярченле ку шма җөмләләр һәм аларның төрләре», темаларын кабатлау.

«Катлаулы төзелмәләр һәм аларның төрләре» темасын кабатлау. Өйрәнгәннәргә йомгак. Күнегүләр эшләү.

Ел буена үтелгәннәрне кабатлауга күнегүләр эшләү

Контроль –үлчәү материаллары

Планлаштырылган контроль дәресләр:

Контроль изложение “№1

Карчык, кулына яңгырдан шактый чыланган шәлен тотып, бүлмәгә килеп керде. Кергзәч тә ул, эзләнеп, бүлмә буйлап бик тиз генә күзләрен йөртеп чыкты. Аның, күзләре аңа таба елмаеп, өзелеп карап торган яшь егеткә текәлде. Бер секунд. Шул секундта аньң кашлары, иреннәре кинәт калтырый башлады, һәм ул, ашыгып, каушап, яшь егеткә таба китте. Эчтән, ерактан калтырап чыккан тавыш белән:

— Балам. бәгырем. —диде һәм баласын, кочып, күкрәгенә кысты, аннары, тавышсыз гына аккан күз яшьләре белән чылата-чылата, аньң күзләреннән, кызу яңакларыннан үпте.

Бераздан соң, егет, үзен кулга алып, һаман да әле беркадәр калтыранган, күз яшьле тавыш белән:

Шатлыгыннан бер ук вакытта тавышсыз гына елаган да, елмайган да ана, аны сөя-сөя, жавап бирде:

— Юк, балам. Юк, бәгырем.

Берничә минуттан соң, инде алар, тынычланып, сөйләшеп утыра башладылар. Ана сестра кертеп куйган капчыкны чишеп жибәрде, аннан кызарып пешкэн эре-эре алмалар чыгарды, берсен улына сузды һәм, шунда урыныннан торып, яралыларга да өләшеп чыкты.

Бер ярты сәгатьтән соң, инде ул бу палатада ята торган яралыларның гомуми аналары кебек якын, сөекле һәм алар өчен кайгыртучан, шатланучан да булып китте.

Егетнең курыккан һәм аннан сакланган нәрсәсе котылгысыз рәвештә туды. Ана капчык төбеннән бәрән йоныннан бәйләнгән йомшак, жылы, мамыклы оекбаш чыгарды.

— Үзем эрләп, узем бәйләдем, мамыклы булсын, дидем. Йонын авылдан, шул ук Садыйк аркылы алдырдым. Я әле, улым, кидерим, аягьң жылынып китсен.

Саттаров ялварулы тавыш белән кычкырып жибәрде:

— Әни! Аякларымны ачарга ярамый!

Ана кинәт туктады. Сорау тулы кузләре белән улына карады.

Егет жавап бирмәде. Анын, кузләренә гажәпләну чаткылары чыкты.

— Улым, бәгырем,— диде ана,— яшермә! Мин барысын да беләм. Фронтта нинди батырлыклар курсәткәнеңне дә, сул аягыңның, тездән киселгәнен дә беләм. Батырлыгыңны ишетеп шатландым мин, ә яраланганьңны белгәч, бөтен жаным белән әрнедем. Хәзер, сине күргәч, шатлыгым гына калды.

Ул, одеялньң бер читен ачып, сыңар оекбашны улының таза аягына кидерде. Аннары, бераз уйланып торганнан соң, улына тагын сорау тулы күзләре белән карап алды да аньң яралы аягы өстендәге одеялны саклык белән генә ачты һәм аньң тездән югары киселгән, марля белән уралган аягына, кузләрен йоммыйча, иреннәрен каты кысып, бераз карап торды. Сыңар оекбашны нишләтергә белмичә кулында эвәли-эвәли:

— Бусын, бәлки, сестра кигезер? — диде. Улы, ярар дип, башын селкеде.

Ана, улыньң аякларын сакланып кына одеял белән томалап төреп, яңадан урынына утырды. (360 суз)

Чыганак: Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2003. – 92 бит.

Контроль изложение № 2

Тема: “Тыныш билгеләре”

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, ишеткәнне текстка якын итеп, эзлекле рәвештә язу күнекмәсе формалаштыру.

Мин солдатлар ашханәсенә барып кергәндэ, һәммә өстәлләр бәйрәмчә әзерләнеп куелган иде. Бетен жирдэ чисталык, ашханә эче балкып тора. Күрәсең, монда кадерле кунакны каршыларга жыеналар. Хәер, нишләп әле кунакка гына мондый кадер-хөрмәт курсәтелергә тиеш сон? Солдатлар моңа лаек тугелмени?

Ашханәдә дежур торучы лейтенант сөйләвеннән мин уземнең сорауларыма бик тиз жавап таптым.

Башта ул сәгатенә карап алды. Менә-менә аның егетләре кайтып житәргә тиешләр икән. Иртәдән бирле занятиеләр дәвам иткән. Аларның тамаклары ачыккандыр инде. Мондый чакларда аларны кадерле кунаклар кебек каршылыйлар. Әйбәт гадәт, шулай кирәк. Солдатларның, кәефе ничек туклануга да бәйле бит!

Буген ашханәдә икмәк кисү вазифасын элемтәче солдат Әхтәм Мостафин башкара. Әнә ул өстәлләргә икмәк тутырылган савытларны куярга кереште. Бөтен бүлмәгә, борынны кытыклап, яңа гына пешкән тәмле икмәк исе таралды.

Ирексездән, күз алдыма авыл табигате, аньң диңгез дулкыннарыдай чайкалып торган иген кырлары күренеше килеп басты. Мөгаен, бу минутларда Әхтәм Мостафин да шул хакта уйлагандыр. Мин аңардан:

— Армиягә чаклы сез, энем, кем булып эшләдегез? Бәлки, иген дә иккәнсездер әле? — дип сорадым.

— Нәкъ шулай, иптәш командир. Безнең өебез яныннан ук басу башланып китә. Унда

— иген, сулда да иген дулкынланып үсә. Мин комбайнер идем.

Әхтәм Мостафин Татарстан егете булып чыкты. Октябрь районында туып үскән. Яшьтән үк хезмәт яраткан. Армиядә бер елга якын хезмәт итә икән. Бу вакыт эчендэ үзен яхшы яктан танытып өлгергән.

Мон да элемтәче булачагын белгәч, ул бик сөенэ. Хәтта: «Бу һөнәргә ия булган кешедән иң элек осталык һәм зирәклек таләп ителә. Аның, серләрен бик түземлелек белән ныклап үзләштерергә кирәк. Югыйсә укуга кул селтәп караган егеттән рәтле белгеч чыкмаячак»,— дип кисәтеп әйтүеннән соң да ул үз уеннан кире кайтмый.

Хәер, шунсыз мөмкин түгеллеген ул да белә иде. Элемтәче бик катлаулы приборлар белән эш итә, морзе әлифбасын өйрәнү дә теләсә кемгә жиңел бирелми. Әмма Әхтәм Мостафин монда да сынатмый: бик яхшы билгеләргә генә укый. Аньң бу тырышлыгын күреп алалар, аңа рәхмәт белдерәләр.

Озакламый аңа иң җаваплы эшләрне бирә башлыйлар. Ул һәркайсында тапкырлык һәм тәвәккәллек күрсәтә. Аны Мактау грамотасы белән бүләклиләр.

Әнә ул өстәлләр тирәсендә кайнаша. Икмәк исе, тәмле шулпа һәм итле ботка пары тулган зал солдатларны каршылый. (335 суз)

Укытучы белән берлектә план төзергә.

Чыганак: Хәбибулина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2003. – 95 бит.

Контроль диктант № 1

Тема : “Туры һәм кыек сөйләм”

Максат: беренче чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Сәгать: 45 мин.

Зәйтүнә, аллы-зәңгәрле тасмаларын кая яшерергә белмичә, яланбаш килеш, кулларына урын тапмагандай, аптырап басып калды. Куе кара чәче иңенә таралып төшкәч һәм шуның өстенә оялып кызарып та калгач, җитмәсә, тагын аллы-зәңгәрле тасмалар арасында ул бөтенләй күбәләккә әйләнгән кебек күренә иде, купшы кыланчык. Ничаклы гына тел бистәсе булмасын, бу минутта хәтта Сәфәргали дә берсүзсез катып калды. Менә алар икесе ике читтә басып торалар, бер-берсенә күтәрелеп тә карамыйлар, икесенең дә телләре бәйләнгән, шул ук вакытта икесенә дә күңелле, икесе дә күзгә күренеп кызарганнан-кызара баралар иде.

Ахырында Сәфәргали чыдамады, килешүе-килешмәве турында уйлап тормыйча, теленә килгән беренче сүзне көч-хәл белән генә әвәләп:

Чыганак: Максимов Н.В. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен / Н.В. Максимов, С.М. Трофимова, М.З. Хәмидуллин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 67 бит.

Контроль диктант № 2

Тема: “Иярчен кушма җөмләләр”

Максат: икенче чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау Сәгать: 45 мин.

Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы мәдрәсәгә бирделәр. Мин мәдрәсәдә “Һәфтияк” иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, “Бәдәвам”,“Кисекбаш”ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, күп вакыт тик торырга туры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнәр наданрак балаларны да бирә башладылар.

Шул балалар арасында авылыбызның бер бай баласы да булып, ул мине, хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.

Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым. Мәсәлән, итрә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен, салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр – һәммәсе минем кулымнан киләләр иде

Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.

Авылыбызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге я дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин, бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем. ( Ә. Фәйзи) (168 сүз)

Чыганак: Максимов Н.В. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен / Н.В. Максимов, С.М. Трофимова, М.З. Хәмидуллин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 95 бит.

Контроль диктант № 3

Тема: “Иярчен кушма җөмләләр”

Максат: өченче чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау Сәгать: 45 мин.

Безнең бакчада бер чикләвек куагы үсә. Бу агач бездә тылсымлы исәпләнә. Әгәр җиде төн уртасында аның чәчәк аткан чагына тап булсаң, әгәр бер чәчәкне өзеп өлгерә алсаң, әгәр уч төбеңне үткер пәке белән ярып, шул чәчкәне тирең астына кыстырсаң, сине һичнинди адәм заты күрмәячәк. Бер рухка әйләнәсең дә куясың. Теләсәң кая бар, теләсәң нәрсә эшлә – сине һичкем тыя алмаячак. Соңрак, беләккә көч, йөрәккә тәвәккәллек керә башлагач, әтиемнең сакал-мыек кыра торган иң үткер пәкесен тотып, күпме җәйге төннәрне мин шул чикләвек төбендә үткәрмәдем.! Күзгә күренми торган затка әйләнгәч, мин нәрсә эшләячәгемне яхшы белә идем: җир шарындагы бөтен бурҗуйларны берм-берәм кырып бетерәм дә изелгән колларны азат итәм.

Чыганак: Максимов Н.В. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен / Н.В. Максимов, С.М. Трофимова, М.З. Хәмидуллин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 95 бит.

Максат: кушма җөмлә синтаксисын үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү

Безнең бакчада бер чикләвек куагы үсә. Бу агач бездә тылсымлы исәпләнә. Әгәр җиде төн уртасында аның чәчәк аткан чагына тап булсаң, әгәр бер чәчәкне өзеп өлгерә алсаң, әгәр уч төбеңне үткер пәке белән ярып, шул чәчкәне тирең астына кыстырсаң, сине һичнинди адәм заты күрмәячәк. Бер рухка әйләнәсең дә куясың. Теләсәң кая бар, теләсәң нәрсә эшлә – сине һичкем тыя алмаячак. Соңрак, беләккә көч, йөрәккә тәвәккәллек керә башлагач, әтиемнең сакал-мыек кыра торган иң үткер пәкесен тотып, күпме җәйге төннәрне мин шул чикләвек төбендә үткәрмәдем!. Күзгә күренми торган затка әйләнгәч, мин нәрсә эшләячәгемне яхшы белә идем: җир шарындагы бөтен буржуйларны берәм-берәм кырып бетерәм дә изелгән колларны азат итәм.

Чикләвек, әлбәттә, миңа күренеп чәчкә атмады. Әмма мин аннан соң да, кара чәчләремне еллар соры көлгә әйләндереп беткән заманда да, чикләвекнең чәчкә атачагына ышандым, ышаначакмын.

Җөмләгә синтаксик анализ, астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясарга.

I вариант. Әгәр җиде төн уртасында аның чәчәк аткан чагына тап булсаң, әгәр бер чәчәкне өзеп өлгерә алсаң, әгәр уч төбеңне үткер пәке белән ярып, шул чәчкәне тирең астына кыстырсаң, сине һичнинди адәм заты күрмәячәк.

II вариант. Безнең бакчада бер чикләвек куагы үсә.

Укучыларның белемнәрен бәяләү системасы:

Укучыларның белемнәрен бәяләү өчен телдән җавап, диктант, грамматик бремле диктант, тест, сочинение, изложение кулланыла, уку елы ахырына арадаш аттестация үткәрү күздә тотыла.

Сүзлек диктанты –25-30 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктантны б әяләү

Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.

2 хатага “4” ле билгесе куела.

5 хатага “3” ле билгесе куела.

12 хатага кадәр “2” ле куела.

12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлек­лелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак,сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше.Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы,ирекле,рәсемнәр нигезендәүткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинение план нигезендэ языла.

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Тестлаштыру формасындагы эшләрне бәяләү.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *