рфин ганиуллина биография год рождения
Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды»
Рәфинә Ганиуллина сторисларында инстадусларының сеңелләре турындагы күпсанлы сорауларына җаваплар биргән.
«Сеңлегез Резеда Һиндстанда яши бугай. Кайтырга җыенмыймы?» — дип сораган беренче инстачы.
«Киткәненә ике ел була инде. Сторисларын карап барам, аңа анда бик күңелле кебек», — дип җавап биргән Рәфинә.
«Гөлсу юкка чыкты. Аккаунтын да бетергән. Аиша беләнме әллә алар?» — дигән сорауга җырчы болай дип җавап биргән:
«Алкоголь, cүгенү, шәрә фотолар, татуировка, тәмәке. Алар инстаграм аша үзләрен шулай танытырга хыялландылар. Ә хәзер акыл керде. Оят», — дигән ул.
«Туганнарыгыз белән аралашмаганга йөрәгегез әрнемиме? Әниегез моңа ничек карый?» — дип тә сораганнар. «Бу вакытлыча булырга тиеш. Без һәрвакыт бик тату булдык. Әниебез исемен тап төшерергә хакыбыз юк», — дип язган җырчы.
«Әниегезне кайсыгыз карый? Чиратмы?» — дип сораучыга: «Бүгенге көндә ул мөстәкыйль түгел. Һәр баланың бурычы — әти-әнисенә кадер-хөрмәт, кирәк булса, тәрбия күрсәтү. Бу сынау да түгел, бу чынбарлык, — дип җавап язган Рәфинә. — Иң өлкән бала буларак, нәрсә генә пешерсәм дә, сеңелләремне кунакка чакырам. Миңа каты бәрелгән вакытларында дәшми калам, чөнки үземне үрнәк күрсәтергә тиеш дип саныйм. Безнең мөнәсәбәтләрнең бозылуында минем гаебем юк. Әмма мин кичерә беләм. Гомумән, без кешеләрне ничек бар — шулай кабул итәргә өйрәнергә тиештер. Люция һәм Резеда белән араларыбыз әйбәт».
Баянчы Рәзил Камалов белән җырчы Рәфинә Ганиуллина өченче тапкыр әти-әни булды. Бу хакта иҗади гаилә инстаграмда үз сәхифәләрендә хәбәр итә.
«Бүген, 26 октябрьдә безнең өченче улыбыз туды.
7.00 йокыдан тордым, бүген түгелдер инде дидем, чөнки 19 октябрьдан бирле көтәбез, 8.08 минутта дөньяга килде, сизми дә калдым, Аллага шөкер.
Бәхетле бул, балакаем, безнең гаиләбезгә рәхим ит!», дип шатлыгы белән уртаклашкан әни кеше.
«Без хәзер бишәү»! Бүген өченче улыбыз дөньяга туды. Рәхмәт әнисе, син герой. », дип язган өч ул әтисе.
Инстачылар артистларны гаиләләре ишәю белән котлый һәм изге теләкләрен җиткерә.
Төпчек малайның Сөләйман һәм Айтуган исемле абыйлары бар инде.
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
+7 (843) 222-0-999 (1304)
Редакциянең электрон почтасы
Баш редактор урынбасары
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе».
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.
Рәфинә Ганиуллина: «Әти яшьлек хатасы белән утырып чыккан»
— Рәфинә, пандемиядә өченчегә барырга ничек тәвәккәлләдегез?
— Баланың җенесен алдан планлаштырып була диләр.
— Мин андый әйбергә ышанмыйм. Аллаһы Тәгалә бездән яхшырак беләдер дип уйлыйм.
— Өченчесе дә малай булачагын белгәч, күңелең төшмәдеме?
— Бала тугач, өйдә генә утырачаксыңмы?
— Мөмкинлегем булса, чакырсалар, җырларга чыгачакмын. Балаларны карарга каенанам ярдәм итәчәк, Аллаһы теләсә. Кемнәндер нәрсәдер көтеп ятарга яратмыйм, актив тормыш яклы мин. Шул ук вакытта бала тууга эшкә чыккан кешеләрне дә аңламыйм. Балага ана назы, игътибар кирәк. Балансны саклый белү мөһим.
— Ни өчен улларыңны социаль челтәрдә күрсәтмисең?
— Узган ел Сөләйман чирләгәннән соң, балаларның фотосын интернетка куймаска дигән фикергә килдек. Балалардан “хайп” ясауга, бала аша үзеңә игътибар җәлеп итүгә каршы мин. Кемнеңдер баласы бар, кемнеңдер юк. Синең бәхетне кемдер авыр кабул итәргә мөмкин.
— Кайвакыт Инстаграмда Рәзил белән сүзгә килүегез турында язасың.
— Җиңелчә бәхәсләшүләр була. “Бездә бар да яхшы” дип идеаль булып күренергә яратмыйм. Рәзил “нигә кешегә сиздерәсең?” ди. Шулкадәр зур проблемаларыбыз юк, әлбәттә. Авырлы булганга күрәме, кайвакыт өйдә килеп чыккан кайбер вәзгыять турында кычкырып сөйлисе килә. “Нигә шулай соң бу?” диясе киләме, бәлки кешедән яклау көтәмдер, белмим. Бу халәтне йөклелек чоры белән бәйлим.
— Аерылышуга кадәр барып җиткән чаклар булдымы?
— Биш ел элек әниең Зөлфия апа инсульт кичерде. Хәле ничек?
— Сеңелләрең кияүдәме?
— Резидә әле дә Һиндстанда. Ике ел элек эшкә дип киткән иде, пандемия аркасында әлегә шунда калды. Кияүдә түгел. Өченче сеңлебез Люция – кияүдә, балалар бакчасында эшли. Биюче дә әле ул. Әлегә балалары юк, әмма бик телиләр. Төпчек кызларыбыз Аиша белән Гөлсу кияүдә түгел. Безнең яшь аермабыз әз булгач, алар да 30 тирәсендә. Мин моңа гаҗәпләнмим дә, хәзер кеше кияүгә чыгарга бик ашыкмый. Икенче яктан, вакытында күзле-башлы булырга кирәк.
— Ни сәбәпле Аиша (җырчы-авт.) сездән читләште?
— Бу хакта Инстаграмда гел сорыйлар. Аиша бездән генә түгел, гомумән, тирә-юньдәгеләрдән читләште. Араларны бозды гына түгел, өзде. Ул үз эченә бикләнде. Яшермим, мин моны бик авыр кичердем, чөнки без бик якын идек, бер дулкында булдык. Хәзерге вакытта әнигә бәйле мәсьәләләр буенча гына аралашабыз. Бу вакытлычадыр дип ышанам. Аның эстрадада да үз аудиториясе бар иде. Инстаграмда эшләп китсә дә, уңышка ирешер иде. Инстаграмдагы аккаунтын юк итте, эстрададан китте.
— Ни өчен “Кызлы йорт” проекты дәвамлы булмады?
— Кайсы сеңлеңә эч-серләреңне сөйлисең?
— Люциягә. Без бөтен темага сөйләшәбез, бер-беребездән серләр юк.
— Рәфинә, син чит төбәктә тугансың икән.
— Әтиең белән ничек аралаша башладыгыз?
— Бәлки әтиең белән әниең кавышып та куяр?
— Юк, әни – мөстәкыйль кеше түгел. Бергә берничек тә яши алмыйлар. Моңа әни дә риза булмаячак. Сер бирмәсә дә, күңелендә барыбер үпкәсе бардыр дип уйлыйм. Күпләр әни турында “нигә шулкадәр бала тапкан соң ул?” ди. Бер-бер артлы биш бала табуы әтине үзгәрер, тормышлары җайланыр дип өметләнүе һәм малай теләүләре белән бәйледер дип уйлыйм.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Халыкта «Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар» дигән гыйбарә бар. Редакциябезнең бүгенге кунагы Зөлфия ханым Ганиуллинаны биш тапкыр изге ана дип әйтә алабыз. Сыңар канат белән биш кыз баланы җил-яңгырлардан ышыклап олы тормышка озаткан батыр йөрәкле, сирәк аналардан ул.
Язмыш аңа җитди сынауларын жәлләмәгән. Шул ук вакытта күңелле һәм якты мизгелләр дә Зөлфия ханымның хәтер сандыгында аз түгел. Ул озак еллар Мамадыш районының «8нче Март» колхозында агроном булып эшләгән. Заманында әлеге районда бердәнбер хатын-кыз агроном саналган. Нәфис затлар өчен бигүк кулай һөнәр булмаса да, героебыз ул чакларны сагынып искә төшерә. Чын ир-атларга хас сыйфатларга ия булган Зөлфия, яшьлек елларында мотоцикл, ат өстеннән төшмәгән. Колхоз кырларын аркылыга-буйга иңләгән, күмәк хуҗалыкның байлыгын арттыруга хәл кадәренчә өлеш керткән.
Еш кына тиле яшьлек дибез, бу, чыннан да, хактыр. Шулай булмый ни? Өзелеп сөйгән яры белән юктан гына сүзгә килеп, араларны өзәргә туры килә. Кызда горурлык хисе һәм алган һөнәре буенча эшләү теләге җиңеп чыга. Ул мизгелләрдә Зөлфия нәкъ шушы мөлаем күзләрне гомер буе юксынып яшәячәген белми әле. Чәчләренә чал кергәч кенә аңлый шул.
Тормышның үз кануннары, агроном туташ яше барган саен оя кору, кияүгә чыгып балалар үстерү теләге көчәюен тоя. Үзе эшләгән авыл егете Рәфәгатькә кияүгә чыга. Ләкин тормыш ул көткәнчә бер эздән генә бармый. Ирен, күңелсез вакыйгадан соң (авария), колониягә озаталар. Мондый авыр чакларда иргә терәк булырга кирәк дигән игелекле уй Зөлфияне декабрист хатыннары сыман ире янына китәргә әйди. Тверь өлкәсендә бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. (Беренче баласы дөньяга аваз салганда Зөлфиягә утыз өч яшь була). Ә инде Мамадыш районына кайтып яши башлагач, малай тумасмы дигән өметләрен «җимереп», тагын ике кызлары дөньяга аваз сала.
Инде җигелеп дөнья көтә башлап, балалар үстерәбез генә дигәндә, тормышның асты-өскә килә. Яшь хатынның моңарчы сиздермәгән сырхаулары тышка бәреп чыга. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала һәм инвалид хатын йорт хуҗасын бик борчуга сала, күрәсең. Гаилә башлыгы эчүгә сабыша. Ишле балалы гаиләнең рәте китә. Кырык яшен тутырган ана, үзен түбәнсетүләргә түзәргә теләмичә, сабыйларын җитәкләп, билгесезлеккә чыгып китә.
Җыр-моң балаларны аякка бастырырга ярдәм итте
Шул дәвердән Ганиуллиналар иҗади тормыш белән яши башлый: халык җырларын, классик һәм яңа әсәрләрне өйрәнәләр. Җырлаганда төрле элементлар, бию хәрәкәтләре кертеп җибәрәләр, көн саен репетиция ясыйлар. Үз репертуарларына моңлы көйләрне дә, биеп башкара торган дәртле җырларны да алалар. Тырышлыклары бушка китми, үзләре катнашкан һәр конкурс йә фестивальдә алдынгы урыннарны яулый башлыйлар. Районда, республикада үткәрелә торган чараларга да гел чакырып торалар. Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәндә, «җырчы кызлар» дигән даннары була инде. Беренче курста укыганда ук, төркем җитәкчесе Филарит Гасыймов Рәфинәне «Ягымлы яз» конкурсына алып бара. «Гөлҗамал»ны башкарып, «Халык җырлары» номинациясендә беренче урынны алып кайта Рәфинә. Икенче елны яңадан, сеңелесе Резедә белән дуэт җырлап, эстрада номинациясендә беренче урынга лаек булалар. Фортепиано классын алып баручы укытучылары, композитор Роза Мөхетдинова кызлар белән бик теләп эшли, аларга зур өметләр баглый. Көллият каршындагы Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән «Егетләр» ансамбленә йөрү дә күп нәрсә бирә. Алар инде Казан сәхнәләрен дә яулый, башка шәһәрләргә дә чыгып китә. Рәфинә, Казанда үткәрелгән «Ватан» конкурсында «Уел» җыры белән катнашып, беренче урынга лаек була.
Резедә исә оста биюче буларак танылып килә. Сеңелләре Люция, Илсөя, Гөлсу да музыкаль сәләткә ия: апаларыннан үрнәк алып, сәхнәдә тәгәрәп үсәләр. Кызлар Арчада укый башлагач, гаиләнең матди хәле тагын да авырая. Район хакимияте рөхсәте белән, Зөлфия ханым сәнгать җитәкчесе вазифасына керешеп, гаилә концертлары оештыра башлый. Шушмабаш Мәдәният йорты директоры Динар Бариев белән берлектә, бай эчтәлекле программа төзеп, авылларда концертлар куеп йөри башлыйлар.
2003 елда ул «Ана даны» медаленә лаек була. Моны көтмәгән ханымның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Ирләргә хас ныклы характерга ия хатын-кызга да башын куеп хәл алыр өчен ышанычлы, киң җилкә кирәк шул. Андый чакларда сыгылып төшмәскә аңа биш алмасы – биш чәчәге ярдәмгә килә. Әнә үзе дә бит газизкәйләре хакында нәрсә ди:
Бүгенге көндә биш кыз туган Казанда яши. Әниләрен дә үз яннарына алганнар. Рәхмәтле кызлар газиз әнкәйләрен һәрвакыт сөендереп тора. Зөлфия апа да кызларым дип җан ата. Иҗатларында булыша, мәкаләләр, хикәяләр язу белән мавыга. Әле менә элеккеге кебек тагын бер гаилә проекты башлап җибәргәннәр. «Кызлы йорт» дигән музыкаль тамаша әзерләп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга ниятлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра Ганиуллиналар диясе генә кала. Күз генә тимәсен!
Рәфинә Ганиуллина «Кызлы йорт»ның яңа клибындагы аянычлы тарихны сөйли
«Кызлы йорт»ның «Туганнарым» җырына төшерелгән һәм күптән көтеп алынган клибы табадан төште. Клип беренче күренешләреннән үк күңелгә тәэсир итә, чөнки анда күп сынаулар аша узган көчле рухлы герой Ана Зөлфия ханымның язмышы сурәтләнә.
— «Туганнарым» җыры барлыкка килүгә үк, аңа клип төшерү идеясе туды. Бүгенге көндә эстрадада җиңел һәм шаян җырлар күп. Ә безнең саллырак, мәгънәлерәк тема күтәрәсе килде. Язмыш шулай хәл иткәндер инде: әни биш баласын җитәкләп әтидән китә һәм Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче әтисе Мансур бабайга кайта. Әмма әни безне гомере буе әтигә карата яхшы мөнәсәбәттә үстерде. Клип нигезендә шушы күренешләр сурәтләнә, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәфинә Ганиуллина.
«Клипны Казанда әнинең сыйныфташы Мәүлия апаның бакчасында төшердек. Бабай ролен Мәүлия апаның энесе Фәрит абый башкарды. Эзләсәк тә, бабайга шулкадәр охшаш кешене таба алмас идек. Кыяфәте белән бабайга бик охшаган ул. Әнинең яшь чагын К.Тинчурин театры артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева уйнады. Зөлфиянең ышандырып уйнавы мөһим иде һәм ул моны башкарып чыкты. Исеме белән генә түгел, күңел халәте белән дә әнигә охшады. Клипта шулай ук әни белән әтине дә күреп була. Клипның режиcсеры — Замирә Рәҗәпова. Гаиләдәге биш кызның бишесе дә сәнгать өлкәсендә булу — уникаль күренеш. Шуңа күрә безне сәхнәдә бергә күрү — әнинең зур хыялы иде. Киләчәктә тагын да эчтәлеклерәк проектлар башкару нияте бар, Алла теләсә, — диде Рәфинә.
P.S. Клипны төшергәннән соң, «Кызлы йорт»ның әнисе Зөлфия Мансур инсульт кичерә. Бу хәлгә кызлар бик нык борчыла, чөнки клипның дөньяга чыгуын кызлардан бигрәк әниләре көтә. Шөкер, бүгенге көндә Зөлфия ханымның хәле яхшы, әлегә ул хастаханәдә дәвалана. Герой Ананың савыгып өенә кайтуын, озак еллар буе яшәвен телибез!
Эльвира ШАКИРОВА, Интертат.ру