Авырлыктан сон жинеллек киллер

Бик ансат,бик ансат,таптым яр мин сине
Бик ансат сойлэштек таныштык.
Бик ансат,бик ансат,соештек яраштык
Бик ансат табыштык кавыштык.

Яшэулэр жыр сыман
шатлыклар нур сыман
без куктэ очкан кош тугелме?!
жинеллек,жинеллек
лэкин ник жинелдек?
ник кырдык канатын кунелнен?!

Кунелдэ бердэмлек,тормышта бергэлек
иптэшлек юлдашлык ник янды?
син унга мин сулга,син утка мин суга

ник ярым кинэттэн ташландык?

Хэй авыр хээй авыр хэй авыр йорэккэ
мен пычак тоннэрен кадала
ни булды сон безгэ,мэхэбэтебезгэ?
Йэ Раббым кайгыдан арала!

Хэй авыр хээй авыр хэй авыр йорэккэ
мен пычак тоннэрен кадала
ни булды сон безгэ,мэхэбэтебезгэ?
Йэ Раббым кайгыдан арала!

Другие песни исполнителя

ПесняИсполнительВремя
01Сират купереСалават Фатхетдинов
02Син узендэ сылу алма )Салават Фатхетдинов
03ТалияСалават Фатхетдинов
04Читләргә китәсезСалават Фатхетдинов
05Мин яратам сине Татарстан!Салават Фатхетдинов
06Кайда син талым, кайда син ярым?Салават Фатхетдинов

Слова и текст песни Салават Фатхетдинов Ни булды сон безгэ? предоставлены сайтом Megalyrics.ru. Текст Салават Фатхетдинов Ни булды сон безгэ? найден в открытых источниках или добавлен нашими пользователями.

Использование и размещение перевода возможно исключиетльно при указании ссылки на megalyrics.ru

Слушать онлайн Салават Фатхетдинов Ни булды сон безгэ? на Megalyrics — легко и просто. Просто нажмите кнопку play вверху страницы. Чтобы добавить в плейлист, нажмите на плюс около кнопки плей. В правой части страницы расположен клип, а также код для вставки в блог.

Источник

Авырлыктан соң җиңеллек килде

Авырлыктан сон жинеллек киллер. Смотреть фото Авырлыктан сон жинеллек киллер. Смотреть картинку Авырлыктан сон жинеллек киллер. Картинка про Авырлыктан сон жинеллек киллер. Фото Авырлыктан сон жинеллек киллер

Муллахмәт сугыштан кайткан дигән шатлыклы хәбәр тиз арада Мерәсне әйләнеп чыга. Утлар, сулар һәм. җиз торбалар аша үтеп исән калган! Җиз торбалар аша түгел, канализация торбасы аша дүрт чакрым үтеп, әсирлектән качып котылган. Менә монысы хакында ул баштагы елларда беркемгә, хәтта иң якын кешеләренә дә сөйләми. Илдә власть алышынгач, әсирлектә булган совет сугышчыларының гаепсез булулары ачыкланып, алар аклангач, байтак еллар үткәч кенә, Муллахмәт аганың «теле бераз гына чишелә». Анда да кызы Нәсирәгә: «Балам, сорашма, сөйләмим», – дип әйтә торган була.

Нәсирә ханым әти-әнисенең, туганнарының фотосурәтләрен сыйпый-сыйпый сөйли:
– Әтием сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Әнием Мәүлиха өч баласын ачтан үтермәс өчен соңгы телемне безгә каптыра иде. Аның безне җитәкләп басу капкасыннан әтине озатканы әле дә булса күз алдымда. Сугыш чорында басуда берән-сәрән калган башакны берәмтекләп җыя идек. Әгәр дә басуда башак калдырасың икән, бер уч бодайны кесәңә саласың икән, син дошман тегермәненә су коючы. Анысы ни-нәрсәне аңлаткандыр, без бала-чага тирәнгә кереп уйлап тормыйбыз. Дошман сүзе куркыта, ләкин ачлык та яман. Ни генә күрмәдек сугыш һәм аннан соңгы елларда. Олы кыз бала булгач иң авыры миңа төште. Басу-кырларда эш тәмамлангач әни атлар карый иде. Ачлыктан күтәрәмгә калган атларны бау белән күтәртеп бәйләп куябыз. Кыз бала эше түгел инде. Чыдадык. Әле алтмышынчы елларда да мичкә ягарга тирес суга идек. «Әти сугыштан кайтты!» дип сөендек. Әтинең тәне җәрәхәт белән капланган. Бер исән җире юк. «Тән ярасы төзәлә лә ул» дип безне юата иде. Баксаң, аның җаны да җәрәхәтле булган. Волхов фронтында барган каты көрәшләрдә әтиләр әсирлеккә эләккән. Авылдашыбыз Хисмәт абзый белән бик зур кыенлыклар белән качып котылганнар. Чиркангыч булса да әйтим инде – алар дүрт чакрым канализация торбасы аша чыкканнар. Аннан үзебезнең гаскәрләргә кушылып дошманга каршы сугышкан. Әти Җиңү көнен күрде, сиксәнгә җитеп вафат булды. Әсирлектә булган кешене аямадылар – байтак еллар эзәрлекләделәр. Әтием – сугыш батыры, әнием – ун бала табып, тәрбияләп үстергән герой-ана. Шунысы кызганыч, алар хөкүмәттән бернинди хөрмәт, ягымлы караш күрмәделәр. Шунысы йөрәкне әрнетә әрнетүен. Аннан үземне юатам – без аларның йөзенә кызыллык китермәдек бит, дим.
Түбәнсетүләр, җәберләүләр Муллахмәт аганың рухын-җанын имгәтмәгән. Ул күркәм холыклы, миһербанлы булып кала алган. Муллахмәт ага белән Мәүлиха апа ул-кызларында туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Нәсирә ханым эшне агына-карасына, авырына-җиңеленә аермаган. «Кыз чагымда туган авылымда – Мерәстә сыер саудым. Бөтен эш кул хезмәте белән башкарылган елларда эшләргә туры килде безгә. 1957 елда Торнаташка килен булып төшкәч тә терлекчелектә эшләвемне дәвам иттем – сарыклар карадым. Елгадан су ташып, мичкә салам, тирестән суккан кирпеч ягып су җылыта идек. Бәрәннәр туңып үлмәсен дип, өйгә алып кайтып мич арасында үстергән чаклар да булды. Бирешмәдек. Чыдам буын булганбыз», – ди хезмәт ветераны. Нәсирә Гайфуллинаның хезмәттәге уңышлары өчен бирелгән бүләкләре байтак. Ул «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек була. Нәсирә ханым гаиләсендә дә башкаларга үрнәк булырлык итеп яши. Гомере буе каенанасы Зәйтүнәгә итагатьле була. Ире Нәгыймулла белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. «Нәгыймуллам кырык бер яшендә вафат булды. Улым Раифны чир алып китте – алтмыш яшен тутырган гына иде. Киленем белән оныгым Чаллыда яшиләр. Таянычым – Ләйсәния кызым белән киявем. Алар төп нигезгә терәп үз йортларын салдылар. Кызларының берсе Америкада, икенчесе Казанда яши. Туганнарым күп. Үземне ялгыз хис итмим. Торнаташ кечкенә дә, төш кенә. Аллаһка шөкер, ураза һәм корбан гаетләрен, авыл бәйрәмен матур итеп уздырабыз. Барлык бәйрәмнәрне дә оештыручыларга рәхмәт», – ди Нәсирә ханым.
Дөньяның ачысын-төчесен күп татыган Нәсирә Муллахмәт кызы Гайфуллина балачагында, яшьлек елларында күргән авырлыкларны шул чорда яшәгән буын кешеләренең рух тамырлары нык булуын белдерү өчен сөйли. Балачагында бер уч бодай куырып ашауны олы бәхеткә санаган сугыш чоры баласы: «Теләгәнемне ашап, яраткан киемемне киеп, җылы өемдә дога кылып утырам – бар эшем шул. Авырлыктан соң җиңеллек килде», – дип шөкер итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *